Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фукс йортына яңа хуҗа табылды


Карл Фукс яшәгән тарихи бина
Карл Фукс яшәгән тарихи бина

Бүген Казанда башкаладагы җимерек тарихи йортларга ачык аукцион уздырылды. 3 тарихи йорт сатуга чыгарылган аукционда бары тик профессор Карл Фукс яшәгән йорт кына яңа хуҗалы булды. Бу бинаны 3 миллион 690 мең сумга Эдуард Ибраһимов сатып алды.


Казанда Карл Фукс яшәгән тарихи йорт моңа кадәр дә аукцион аша узган елның 24 декабрендә бер тапкыр сатылган иде инде. Тик сатып алучы соңрак бу бинадан ваз кичкәннән соң, Мәскәү урамындагы тарихи бина ташландык хәлдә калуын дәвам итте.

Карл Фукс йорты икенче мәртәбә аукционда

Бүгенгә билгеләнгән аукционга 3 кеше катнашты. Сәгать 10:00га билгеләнгән сату эшендә башта игълан ителгән Лев Толстой яшәгән Дзержинский урамындагы һәм Бауман урамындагы Марков йортлары мөрәҗәгать итүчеләр булмау сәбәпле аукционнан төшереп калдырылды.

Аукцион барышы
Аукцион барышы
Аннан соң Татарстан җәмәгатьчелеге өчен якыннан таныш булган һәм заманында профессор Карл Фукс яшәгән Мәскәү урамындагы тарихи йортка чират җитте.

Сатучы оешма тарафыннан бу йорт 6 миллион 150 мең сумлык бәядән тәкъдим ителде. Аннан соң түбәнрәк бәяләр бирелеп, соңгы бәя буларак 2 алучы 3 миллион 75 мең сумда тукталдылар. Моннан соң кагыйдә буларак әлеге бәядән аукционның икенче өлеше башланды.

Фукс йорты 3 миллион 690 мең сумнан сатылган

Өченче санлы катнашучы бу йорт өчен 3 миллион 380 мең сум тәкъдим итте. Әмма беренче санлы катнашучы бу бәяне 3 миллион 690 мең сумга күтәреп, әлеге тарихи йортның яңа хуҗасы булды.

Карл Фукс йортын төзекләндерүне вәгъдә итеп, аны сатып алучы кем соң?

Карл Фукс йортының яңа хуҗасы Эдуард Ибраһимов
Карл Фукс йортының яңа хуҗасы Эдуард Ибраһимов
​Кайда эшләгәнен әйтергә теләмәгән яңа хуҗа, үзенең исемен яшермәде. Эдуард Ибраһимов сүзләренчә, Фукс йортында фатирлар булмаячак.

"Без әлеге бинаны туган шәһәребездә мондый тарихи урыннарны саклап калу максатыннан сатып алдык. Болай да күп кенә тарихи урыннар юкка чыкты инде", диде ул, беренче чиратта сәүдә итүне күздә тотмауларын аңлатып.


"Тәгәрмәчкә таяк тыкмасалар, өлгерәбез"

Эдуард Ибраһимов "Азатлык" радиосы журналистының сорауларына җавап биреп, бинаны вакытыннан соңга калмыйча төзекләндереп бетерә алачакларын белдерде.

“Бу йорт белән әлегә төгәл генә нәрсә эшләячәгебезне карарлаштырмадык. Әмма сәүдә үзәге, кибет кебек нәрсәләр булмаячак. Бу бина төзекләндерелеп беткәннән соң, теләгән кеше килеп күрә алырлык объект булачак.

Тәгәрмәчкә таяк тыгучылар булмаса, 2013 елның 1 апреленә без бинаны сафка бастырачакбыз. Бүгенге аукционда өченче санлы катнашучы бәяне күтәргән булса, мин тагын да бәяне күтәрә идем", дип белдерде, профессор Карл Фукс яшәгән тарихи бинаның яңа хуҗасы Эдуард Ибраһимов.

Фукс йортына яңа хуҗа табылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:07 0:00
йөкләү


​Казанның тарихи, әмма төзекләндерүне көткән биналарын сату аукционы тагын 21 октябрь көне узачак. Ул көнге аукционда 8 тарихи бина сатылачак.
XS
SM
MD
LG