Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каргалы авылында мәчет ачылды


Каргалы авылы мәчете
Каргалы авылы мәчете

Башкортстанның Благовар районындагы данлыклы Каргалы авылында мәчет ачылды. Әлеге бәйрәм шатлыгын уртаклашырга читтә яшәүче бик күп авылдашлар кайткан һәм Уфадан баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да килгән иде.


Каргалы авылы – бар республикага танылган авыл. Аны икенче төрле итеп “морзалар авылы” дип тә йөртәләр. Биредән чыккан Еникеевләр, Терегуловлар, Мәмлиевлар арасында әллә күпме танылган шәхесләр: фән докторлары, югары хәрби офицерлар, язучылар, табиблар һәм башка һөнәр ияләре бар. Татарның атаклы язучысы Әмирхан Еники дә шушы авылда туып үскән. Мәктәпкә аның исеме бирелгән һәм диварына аның истәлегенә такта да беркетелгән.

Әмирхан Еникигә истәлек тактасы
Әмирхан Еникигә истәлек тактасы
Каргалы авылында узган гасырның утызынчы елларына кадәр өч мәчет эшләп килгән. Әмма аларны да, башка җирләрдәге кебек, совет җәмгыяте сәясәте кызганмаган, йә җимерткән, йә башка максатларда файдаланган. Соңгы елларда башка авылларда да гыйбадәтханәләр төзелгәч, Каргалы халкы да яңа мәчет төзү хыялы белән яши. Аның нигез ташлары 12 ел элек салынган. Әмма әлеге дә баягы акча җитмәү сәбәпле туктап калган ул. Фәкать соңгы ике елда гына төзелеш дәррәү алып барыла.

Элек Уфада яшәгән, һөнәре белән инженер булган Миңнияр Гайсин, лаеклы ялга чыккач, дин юлына баса. Каргалы авылына кайтып төпләнгәч, нәкъ менә ул имам итеп билгеләнә һәм мәчет төзелешен тизләтүгә зур өлеш кертә. Авылда туып үскән байтак кеше хәләл акчаларын бирә бу төзелешкә. Каргалыдан чыккан, Уфада яшәүче милләттәш, Татар морзалары мәҗлесе рәистәше Максат Мәмлиев та акча белән дә, башкаларны шушы изге эшкә җәлеп итү җәһәтеннән дә зур тырышлык сала.

“Күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. Мәчетебез ишекләре һәрчак ачык булсын”, - ди Максат ага Мәмлиев. Аның әйтүенчә, Каргалы мәчетен төзүгә күршедәге Каргалыбаш һәм Каргалытамак авыллары халкы да хәләл акчасы һәм көче белән үз өлешен керткән. “Үзәк авылдагы мәчет өч авыл кешеләренә дә хезмәт итәчәк”, - ди Максат Мәмлиев.

Тәлгать Таҗетдин чыгыш ясый
Тәлгать Таҗетдин чыгыш ясый
Мәчетне ачу тантанасына Уфадан баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов һәм башка хөрмәтле кунаклар кайткан. Алар һәммәсе дә үз чыгышларында өч Каргалы авылы кешеләрен дә шушы истәлекле вакыйга белән ихлас котлады. Тантана барышында яңа Аллаһ йортын котлап, бүләкләр дә тапшырылды. Соңыннан бәйрәмгә җыелучылар мәчет эченә кереп бергәләп намаз укыды, вәгазьләр тыңлады. Тантаналы чаралар мул ризыклы чәй мәҗлесе артында да дәвам итте.
XS
SM
MD
LG