Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мәскәү мөфтияте” атамасы өчен көрәш башлана


Уңнан сулга: мөфти Равил Гайнетдин Русиянең баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин белән
Уңнан сулга: мөфти Равил Гайнетдин Русиянең баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин белән

Равил Гайнетдин җитәкләгән Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәскәү мөфтиятен мәхкәмәгә бирүе артында урыс хакимиятенә тугрылыкны югалтмау максаты тора, дип саный галим Рафаил Мөхәммәтдинов.


Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте мөфти Әлбир Крганов җитәкләгән Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе мөфтиятен мәхкәмәгә бирде. Мәскәүнең яңа мөфтияте Уфадагы Үзәк Диния нәзарәтенә карый. Равил Гайнетдин ягы Арбитраж мәхкәмәдән Мәскәү мөфтиятен теркәүне канунсыз дип табуны һәм бер миллион сум акча сорый.

Мәхкәмәгә чакыру килмәгән яки канәгатьсезләр дәшми

Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте белдергәнчә, аларның мөфтияте дә, Мәскәүдә оешкан Үзәк Диния нәзарәте мөфтияте дә “Мәскәү мөфтияте” дип атала. Мәхкәмәгә бирүче як моны исемне урлау дип бәяли.

Шунысын әйтергә кирәк, 1994 елда Равил Гайнетдин тарихи Үзәк Диния нәзарәтеннән аерылып, төбәкләрдә икенче мөфтиятләр төзи башлаган иде. Нәтиҗәдә хәзер күп төбәкләрдә мөфтиятләр бер үк исем белән атала. Мисал өчен, Пенза, Мордовия, Самара һәм башка төбәкләр. Шуңа бу очракта “Мәскәү мөфтияте” чыгарма була алмый.

Әлбир Крганов
Әлбир Крганов
Мәскәү мөфтияте мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары Әлбир Крганов сүзләренчә, әлегә мәхкәмәгә чакыру кәгазе килмәгән. Шуңа аның мөфтияте рәсми белдерүләр бирергә ашыкмый.

Равил Гайнетдин җитәкләгән Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте дә фикер белдерергә ашыкмый. Мисал өчен, мөфтинең урынбасары Дамир Мөхетдинов мәхкәмә эшләре белән икенче урынбасар Дамир Гыйззәтуллинның шөгыльләнүен әйтте.

Әмма аның белән телефон аша сөйләшеп булмады. Чөнки Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте телефоны эшләми. Дамир Мөхетдинов Дамир Гыйззәтуллин белән сөйләштерергә ярдәм итәм дисә дә, мөфти урынбасары белән мәхкәмә эшләре турында сөйләшеп булмады. Ягъни шул рәвешле Равил Гайнетдин җитәкләгән мөфтиятнең әйтер сүзе юк булып чыкты.

Хакимият кем кулында кала?

Тарих институтының исламны өйрәнү бүлеге хезмәткәре, галим Рафаил Мөхәммәтдинов мөфтиятләр арасындагы каршылыкны тирәнтен күзәтеп бармый. Әмма бер әйберне яшерми әйтә: Равил Гайнетдиннең мәхкәмәләшүе артында Русия хакимиятенә тугрылыкны югалтмау максаты тора.

Рафаил Мөхәммәтдинов
Рафаил Мөхәммәтдинов
"Лужков заманында Мәскәүдә дини (мөселман) тормыш бары Равил Гайнетдин кулында булды. Билгеле булганча, ул вакытта башка мөфтиятләргә Мәскәүдә мәчет салырга ирек бирелмәде. Хакимият мәчет салырга биргән җирләр дә кулланылмады. Бу мәсьәлә Дәүләт Думасында да күтәрелгән иде.

Хакимиятне кулдан ычкындырмау сәясәте булуы мәхкәмәгә язылган шикаятьтән дә аңлашыла. Анда әйтелгәнчә, ике оешманың да “Мәскәү мөфтияте” дип аталуы Русия хакимиятен бутарга мөмкин. Ягъни хакимиятнең берничә оешма белән хезмәттәшлек итүе ихтимал. Әмма Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте көндәшлеккә каршы", ди ул.

“Равил Гайнетдин сәясәте уңышлы булмады”

Равил Гайнетдин җитәкләгән Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте экспертлар шурасы вәкиле, тарих институтының исламны өйрәнү бүлеге хезмәткәре, галим Наил Гариф, соңгы елларда мөфти Равил Гайнетдин сәясәте уңышлы булмады, дигән фикердә. Мәхкәмәгә бирүнең төп сәбәбе – Мәскәү хакимиятенең Равил Гайнетдингә карашы, ди ул.

“Соңгы елларда Гайнетдиннең сәясәте бик уңышлы булмагандыр. Шуңа күрә аңа идарәдән генә түгел, ә халыктан да бик күп сораулар туды. Чөнки 20 ел эчендә мөселман җәмгыяте ягыннан таләп ителгән сорауларга җавап табылмады. Минемчә, аеруча соңгы елларда”, ди Наил Гариф.

“Равил Гайнетдингә Татарстан белән күбрәк эшләргә кирәк”

Галим Наил Гариф фикеренчә, Мәскәүдә татар-чечен каршылыгында төп рольне акча уйный. Ә кавказлар татарлардан байрак.

“Бәлкем Равил Гайнетдингә күбрәк дәүләт белән тыгыз элемтәдә булырга кирәктер. Шул акча мәсьәләсен хәл итәр өчен. Татарстан белән нык элемтәдә торырга кирәк булгандыр. Элемтәләр тыгыз булмагач, шундый хәлгә төште. Татарстан, Башкортстан Мәскәүгә зур игътибар бирмәгән иде, шуңа Мәскәү, Нижгар проблемалары читтә калды. Аннан Кавказ халкы зур роль уйный башлады.

Монда бер Равил Гайнетдинне генә сүгеп булмый. Төрле яктан карарга кирәк. Бәлки безнең дә гаебебез бардыр”, ди Наил Гариф.

Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте экспертлар шурасы вәкиле Татарстан һәм Башкортстанга Мәскәү һәм үзәк регионнарга күбрәк игътибар итәргә һәм Мәскәү белән тыгыз элемтәдә булырга киңәш итә. Татарстан мөфтияте һәркем белән уртак тел таба белергә тиеш дигән фикердә Наил Гариф.
XS
SM
MD
LG