Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәктәп мөдиренең Мәскәү изоляторында үлүенә карата җинаять эше кузгатылды


Русия Тикшерү комитеты мәктәп мөдире Андрей Кодаяровның Мәскәү изоляторында үлеп китүен җинаять эше кысаларында карый.

Тикшерү комитеты рәсми вәкиле Владимир Маркин сүзләренә караганда, эш «һөнәри бурычларны җиренә җиткермәү аркасында саксыз рәвештә кешене үтерү» матдәсе нигезендә кузгатылган.

48 яшьлек Кодаяров шимбә көнне йөрәк өянәгеннән вафат була. Ул май аенда кулга алынгын иде. Тикшерү нәтиҗәләренә күрә, мәктәп мөдире баланы беренче сыйныфка алыр өчен аның ата-анасыннан 240 мең сум таләп иткән. Кодаяров үз гаебен танымаган.
XS
SM
MD
LG