Accessibility links

"Татарстан" җәнҗаллы тоткарлыкны үзенчә аңлатты


Җәмәгатьчелек басымыннан соң "Татарстан" һава ширкәте 30 сентябрь очышының тоткарлануы мәсьәләсендә акланырга мәҗбүр булды.


"Татарстан" һава ширкәтенең очкычында 70ләп юлчының бер сәгатькә якын тоткарлану тарихын белми дә калырлар иде, тик элек зур түрә булган Сергей Алексашенко фото төшереп, блогына язып, интернетта җәнҗал куптарды.

Һава транспортын багучы федераль оешма да бу хәлне тәнкыйтьләп чыкты, прокуратура да тикшерү башлап җибәрде. Инде шулхәтле шау-шу чыккач, “Татарстан” һава ширкәте дә акланырга, гафу үтенергә мәҗбүр булды.

“Татарстан” һава ширкәте үзенең интернет-сәхифәсендә 30 сентябрьдә Казан-Мәскәү U9 364 очышында 68 юлчыны көттереп тору вакыйгасына үз аңлатмасын бирде. Рәсми хатта ширкәт җитәкчелеге, вакыйгалар берьяклы гына яктыртыла, ди һәм бу хәлгә үз карашын белдерә.

"Очкыч бер сәгатькә түгел – 43 минутка тоткарланган иде һәм һавада тизлекне арттырып, Домодедово һава аланына 23 минутка гына соңарып төшеп утырды", диелә рәсми аңлатмада.

Анда шулай ук, "тоткарлану бер юлчыны көтү белән түгел, очыш өчен кирәкле кәгазьләрнең вакытында китерелмәве аркасында булды", диелә.

Ягъни Русия Үзәк банкының элекке җитәкчесе урынбасары, Казанга дәрес бирергә килгән икътисад белгече Сергей Алексашенко гаепләве дөреслеккә туры килми, дип белдерә “Татарстан” һава ширкәте вәкилләре.

Мәскәү кунагы, 70ләп юлчы “Татарстан” һава ширкәтенең коммерция өчен җаваплы җитәкчесе урынбасары Лазар Илиевның килеп җитүен көтте, дип язып чыккан иде.

Ширкәт рәсми хатында соңга калу өчен гафу үтенә һәм зыян күргән юлчыларга 8% ташлама бирүче карталар алырга тәкъдим итә.

“Татарстан” һава ширкәте, тоткарлану очрагы гадәти хәл түгел – чыгарылма булып тора, дип аклана. Сүзләрен дәлилләп, ширкәт җитәкчелеге “Татарстан”ның Домодедово һава аланы очышлар тәртибен бозмыйча, вакытында йөрүче компанияләрнең берсе булуы турында мәгълүмат китерә.

Юлчы хокукларын яклау омтылышы

Юлчы Сергей Алексашенкога ширкәт шулай ук аерым хат җибәргән, анда аны теләгән вакытында ширкәтнең бинасына сөйләшергә чакыралар һәм 1 мең сумлык акчалата җәза түләячәкләре хакында хәбәр итәләр.

Мәскәү кунагы юлчы хокукларының шул рәвешле хөрмәт ителүенә канәгатьләнү белдерде. Бу хакта Алексашенко “Бизнес-Онлайн” интернет газетына әйткән булган.

Матбугатта бу хәлгә бәяләмәләр күренә башлады. UTair ширкәтенең Казандагы бүлеге җитәкчесе Азамат Сабиров, "бер тапкыр булган хәлгә карап кына, бөтен компания турында сүз йөртергә кирәкми", ди. Шул ук вакытта ул юлчыларны көттереп торуны гаеп итә.

Аның сүзләренчә, очкычны тоткарлау техник сәбәпләрдән яки юлчыларның теркәлмәве аркасында килеп чыгарга мөмкин. Ниндидер кәгазьләр җитмәгән булса, аларны алдагы очкыч белән җибәреп булыр иде, дип уйлый ул.

Сабиров фикеренчә, бу хәлдән соң юлчылар "Татарстан" ширкәтеннән баш тартыр дип көтү урынсыз булыр иде. Чөнки Казан-Мәскәү юнәлешендә көндәшлек аз, һава ширкәтләре вакытны бүлеп, базарда үз урынын алып тора", дип сөйләгән ул "Коммерсант" газетының Татарстан бүлегенә.

Мәгълүмат чараларына фикер белдергән башка кешеләр “Татарстан” ширкәтенең аңлатмасына ышанмаган. Мәсәлән, InfraNews аналитик агентлыгы башлыгы Алексей Безбородов, “ширкәтнең коммерция җитәкчесе Росавиация алдында акланыр һәм хаклы булып чыгачак. Ә чын сәбәп булган булса, ширкәт җаваплылыгында гына калачак”, дип җавап биргән.

Безбородов фикеренчә, төбәкләрдәге һава ширкәтләрендә тоткарлыклар гел булып тора, шау-шу чыкмаган булса, прокуратурадан да бернинди реакция булмас иде, дип әйткән ул "Коммерсант" газетына.

Башка мәгълүмат чаралары язуынча, туристик агентлык җитәкчесе Камил Тәрҗеманов юлчыларның хокуклары яклануын хуплап каршы алган. "Әгәр Казан очкычы тоткарланып, кеше башка бер очышка соңга калса, эшлекле сәфәр барып чыкмаса, бизнес зур зыян күрсә, моны ташлама белән генә үлчәп булмый", дигән ул.

Казан транспорт комитеты җитәкчесе Айдар Абдулхаков, 8% ташлама соңга калган кешеләрне канәгатьләндермәс иде, дип әйткән. Ширкәтнең гафу үтенүен ул хуплый, әмма мондый хәлләрдән соң компаниянең абруе төшүен дә искәртә.

"Татарстан" һава ширкәтенә моңарчы да дәгъвалар белдерелде. Мәсәлән, күптән түгел Прагадан Казанга очарга теләгән юлчылар Чехиядән китә алмаган. Казаннан очкыч тиешле көнне очып килмәгән иде.
XS
SM
MD
LG