Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җырлаган кешегә тел җиңел бирелә"


Альбина Мәхмүтова
Альбина Мәхмүтова

Альбина ханым Мәхмүтова – Самар колледжында музыка укытучысы. Җыр аша татар телен өйрәтеп буламы? Альбина ханым белән әңгәмәбез шул турыда.


Самарда татар телен мәктәпләрдә саклап калуга багышланган татар авыллары мәктәп мөдирләре һәм татар теле укытучылары катнашында җыелыш узды. Фикер алышучылар арасында күзгә ташланганы Альбина Мәхмүтова булды. Аның белән әңгәмә кордык.

– Альбина ханым, җыр аша татар телен өйрәтеп буламы? Укучыларыгыз арасында татарлар күпме?

– Минем төркемдә күбесенчә урыс, чуаш, мукшы балалары. Максатым – аларны татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен башкару биеклегенә күтәрү. Бу инде татар җырына яңа сулыш өрү, яңа аудитория булдыру, дип саныйм.

Менә Сез урыс, чуаш, мукшы милләтендәге балаларга татар җырларын өйрәтәсез. Җырлар татар сүзләре белән яңгырыймы, әллә урыс сүзләре беләнме?

– Укучыларымны татар сүзләре белән җырлатуга көч куям. Әйтер идем, хәлләреннән килә. Колледжда укыган чуашларның өчтән бер өлеше – Татарстаннан килгәннәр. Алар татар телен яхшы белә. Алар белән мин турыдан-туры татарча аралашам.

Ә менә Самар урыс балалары татар җырын татар сүзләре белән җырлыймы?

Альбина ханым укучылары белән
Альбина ханым укучылары белән

– Җырлыйлар. Аларга ошый. Гомумән, җырлый белгән кешегә тел өйрәнүдә читенлек юк. Тел – үзе үк көй бит ул.

Җырчылар арасында да Рөстәм Яхин җырларын башкара алучылар бармак белән генә санарлык. Сездә Рөстәм Яхинның әсәрләрен башкарырлык сәләтлеләр бармы?

– Бар. Без хәтта Рөстәм Яхинга багышланган кичә дә уздырдык. Самарда узган җыр бәйгесендә чуаш кызы атаклы композиторыбызның җырын башкарып, беренче урынны алды.

Сез – колледжда музыка укытучысы. Татар телен пропагандалау вазифагызга керми. Өстәмә мәшәкать үзегезгә ни бирә?

– Телемне пропагандалаудан тәм табам.

Үзлегегездән программага татар җырларын кертеп, аларны студентларга өйрәтүегезгә колледж мөдире ничек карый?

– Әлегә түзәләр.
XS
SM
MD
LG