Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бутан патшасы өйләнде


Бутан патшасының кәләше илнең иң гүзәл кызы санала
Бутан патшасының кәләше илнең иң гүзәл кызы санала
Һималай тауларында урнашкан Бутан дәүләтенең патшасы бүген өйләнде. 31 яшьлек Джигме Кхесар Намгьял Вангчук кәләш итеп 21 яшьлек Джетсун Пеманы сайлады. Туй Бутанның элекке башкаласы Пунакхта, буддачыл гореф-гадәтләре нигезендә узды.

Илнең яңа патшабикәсенең әтисе – очучы, әнисе – Бутан патшасы гаиләсенең ерак туганы. Кыз белән ярәшүләре турында патша май аенда белдергән иде.

Бутан дөньяның иң ябык, ләкин шул ук вакытта иң демократик илләренең берсе санала. 1999 елга кадәр анда чит ил телеканаллары тыелган иде. Бутан дөньяда тәмәке тартуны тыйган бердәнбер дәүләт. Аның хакимияте күбрәк Тулаем Җитештерү Күләме турында түгел, ә илнең Тулаем Милли Бәхет күләме турында уйлый. Бу төшенчәне Бутанның 4нче патшасы гамәлгә кертте. Ул буддачыл кыйммәтләргә ия булган икътисадны үстерүне аңлата.
XS
SM
MD
LG