Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия галимнәре Мәскәүдә ризасызлык чарасын үткәрде


Русия галимнәре бүген Мәскәүнең үзәгендә фән өчен акча арттыруны таләп итеп митинг үткәрде. Хәбәрчебез белдергәнчә, анда биш йөзләп кеше катнашты.

Галимнәр «Безгә эшләргә бирегез!» шигарен кычкырдылар. Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, аларның таләпләре эш хакларын арттыруга гына кайтып калмый. Тирән фәнни тикшеренүләр үткәрер өчен махсус җиһазлар кирәк. Дәүләт аларны сатып алу өчен акча бүлеп бирергә тиеш, ди галимнәр.
XS
SM
MD
LG