Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ рәсмие Татарстанда толерантлык мәсьәләсен өйрәнде


Майкл Познер Казандагы Американ үзәгендә, 14 октябрь 2011 ел
Майкл Познер Казандагы Американ үзәгендә, 14 октябрь 2011 ел

Һиллари Клинтон сәфәреннән соң аның кеше хокуклары, демократия мәсьәләләрен багучы ярдәмчесе Майкл Познер килде


Җомга 14 октябрь көнне АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесе Майкл Познер көнозын Татарстандагы кеше хокуклары һәм демократия торышы белән танышып йөрде, рәсмиләр, дин әһелләре, иҗтимагый оешма активистлары белән очрашты. Шул исәптән ул татар милли проблемалары турында чыгышлар тыңлады.

Аерым алганда, ул Татарстан тышкы эшләр департаменты башлыгы Искәндәр Мөфлиханов, мөфти Илдус Фәиз һәм православ чиркәү башлыгы Анастасий белән очрашты.

Шуннан соң АКШ рәсмие Казан хокук саклау үзәгендә иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән ватандашлар хокуклары турында түгәрәк өстәл үткәрде. Очрашудан соң Познер: "Алар шактый актив, әмма иҗтимагый оешмалар турындагы канун үзгәргәннән соң, аларга кыен хәлдә эшләргә туры килә", диде.

Казандагы милли китапханәдә урнашкан Американ үзәгендә толерантлык мәсьәләсенә багышланган очрашу оештырылды. Анда Бөтендөнья татар яшьләре җыены җитәкчесе Руслан Айсин, сәясәт фәннәре белгече, Казан техник университеты профессоры Владимир Беляев һәм лютеран чиркәвенең вәкиле катнашты. Бөтен очрашулар ябык ишекләр артында үтте.

Руслан Айсин "Азатлык"ка очрашуның эчтәлеге турында сөйләде. Аның әйтүенә караганда, АКШ вәкилен динара мөнәсәбәтләр, чиркәү һәм мәчетләрнең дәүләт белән мөнәсәбәтләре, аерым дини агымнарның хокуклары мәсьәләсе кызыксындырган.

Айсин: "Төркия тәэсиреннән куркып, татар-төрек лицейларын ябу, Русиядә телнең һәм мәктәпләрнең кыерсытылуы, соңгы 10 елда дини лидерларның эзәрлекләнүе хакында сөйләдем", диде.

Бөтендөнья татар яшьләре җыены җитәкчесе Айсин әлеге очрашуда: "Православлар белән мөселманнар арасында, татар белән урыс арасында каршылык юк, бары Мәскәүнең империалистик-шовинистик сәясәте генә проблемнар тудыра", дип сөйләгән.

Аның әйтүенә караганда, җирле хакимияткә тәнкыйди карашта торган профессор Владимир Беляев та, милләтара һәм динара татулык мәсьәләсендә аның белән килешкән.

Очрашудан соң АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесе Майкл Познер "Азатлык" сорауларына да җавап бирде.

Татарстанга килү максатын ул биредәге толерантлык тәҗрибәсе өйрәнү теләге белән аңлатты. "2009 елда Татарстанга Һиллари Клинтон килеп, биредәге мөселманнар һәм православларның тыныч яшәвен күреп киткән иде. Бу – уңай тәҗрибә. Бөтендөнья буйлап диннәр арасында каты каршылыклар барганда, мондагы гасырлар буе тыныч яшәү тәҗрибәсен өйрәнергә килдем", диде ул.

Майкл Познер Татарстандагы кеше хокуклары, сүз иреге, гадел сайлаулар мәсьәләсенә бәя бирде. Ул "Татарстанда православлар һәм мөселманнарның дустанә яшәү мәсьәләсендә Русиягә караганда хәлләр әйбәтрәк, әмма башка өлкәләрдәге вазгыять бөтен Русия белән бер дәрәҗәдә дип уйлыйм", дип җавап бирде.

Аңа очрашулар вакытында Русиянең милләтләргә карата үткәргән милли сәясәте, сүз иреге, сайлауларның ни дәрәҗәдә "гадел" үтүе хакында сөйләгәннәр.

Майкл Познер(с) һәм Фәрит Мөхәммәтшин (у)
Майкл Познер(с) һәм Фәрит Мөхәммәтшин (у)
Ул "Мәскәүдә Русия рәсмиләре белән сөйләшүләрдә мин аларны кеше хокукларны, демократик иреклекләрне, бигрәк тә азчылыкларның хокукларын хөрмәт итәргә чакырам", дип җавап бирде һәм Татарстандагы очрашулар вакытында да, бу хакта сөйләшәчәкмен, диде.

Казанда ул шулай ук Дәүләт Шурасында "Гадел Русия" һәм коммунистлар вәкилләре, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.
XS
SM
MD
LG