Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маратны хокукларын бозып тоткарлаганнар


Хәтер көне. Марат уртада, аның башында каска.
Хәтер көне. Марат уртада, аның башында каска.

Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов сүзләренчә, Татарстанда хокук бозып тоткарлаулар еш булып тора. Хәтер көнендә тоткарланып ике тәүлек полиция бүлегендә утырып чыккан Марат Җәләлиев белән булган хәл беренче очрак түгел.


Игорь Шолохов сүзләренчә, әгәр кем дә кем Марат Җәләлиев хәлендә калса, ягъни билгесез кешеләр документларын күрсәтмичә, бернинди аңлатусыз тоткарлап машинага көчләп утырта башласа, башта документларын таләп итәргә һәм нигә шикләнүләрен сорарга, таләпләр үтәлмәгәндә, каршылык күрсәтергә кирәк. 15 октябрьдә Җәләлиев белән булган хәлне ул кеше хокукларын күрәләтә тупас бозу дип әйтә.

Игорь Шолохов
Игорь Шолохов
“Полиция кануны нигезендә полиция хезмәткәре үзенең таныклыгын ачып күрсәтергә һәм аның белән танышу мөмкинлеге бирергә тиеш. Аннан соң хезмәткәр кешене ни өчен тоткарларга җыенуларын әйтергә тиеш. Тоткарлау өчен ике сәбәп булырга мөмкин: йә җинаять кылуда, йә тәртип бозуда шикләнү”, ди Шолохов.

Аның сүзләренчә, Җәләлиев белән булган хәл тәүге очрак түгел. “Кайвакыт уйлап чыгарылган сәбәп белән тоткарлыйлар. Админстратив тәртип бозган, хулиганлык кылган дип ялган документлар тутыралар. Урамда акырды-бакырды, кулларын болгады, сүгенде, исерек иде дип язалар. Ә чынлыкта андый хәл булмый”, ди Шолохов.

Хокук яклаучы сүзләренчә, әлеге хәлгә тарганнарның күпчелеге үз хокукларын яклап мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итми.

Мәхкәмә тел яшерә

Марат Җәләлиев 18 октябрь көнне Казанның Вахитов районындагы Җәмәгать мәхкәмәсеннән чыккач, гаепләүне шикаять итәчәген әйтте. Хөкемдар Галина Сагиль, Җәләлиев тәртип бозган өчен мең сум акча түләргә тиеш, дигән карар чыгарган иде.

Җәләлиев мәхкәмә утырышыннан соң “Азатлык” радиосына хөкемдар нинди гаепләү белдерүен “әйтмәде”, диде.

Вахитов районының Җәмәгать мәхкәмәсеннән Җәләлиевка 18 октябрь көнне гаепләү белдерелгәнлеген, әмма аның асылы турында “Азатлык” радиосын тыңлаучыларга әйтмәячәкләрен белдерделәр.

“Без, бигрәк тә сезгә нинди карар чыкканны белдерергә җаваплы түгел. Бу административ эшне кузгатучыга һәм кемгә карата кузгатылучыга – аларга гына әйтә алабыз”, диде мәхкәмәдә эшләүче исемен белдерергә теләмәгән хезмәткәр.

Галишан Нуриәхмәтне дә тоткарларга теләгәннәр

Җәләлиев сүзләренчә, 15 октябрь – Хәтер көнендә аны ике кеше башта күзәтеп йөри һәм соңыннан алар ике кулыннан эләктереп машинага утыртып алып китә.

Әлеге хәлне үз күзләре белән күргән Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт “Хәтер көнендә катнашкан Марат мең сумлык җәзага тартылды” дигән мәкаләнең фикер белдерү өлешенә болай дип язып калдырды.

“Хәтер көненең соңында Марат белән Казан кирмәненнән чыгып Кремль урамыннан ТИҮ гә таба кайтып бара идек. Халык акрын гына таралып беткән иде инде. Минем кулда бер байрак һәм пакет бар иде. Көтмәгәндә безнең янга акрын гына (шымчылар кебек) "Жигули" килеп туктады да, аннан төшкәннәр һәм урамнан килүчеләр җитез генә безне урап алды. Икесе Маратны ике яктан кулыннан тотып машинага "очыртып" утырттылар да, китеп тә бардылар. Минем яндагылар исә "Пакетыңны күрсәт, анда нәрсә?" дип бәйләнделәр.

Мин аларга: "Ник миңа бер сәбәпсез бәйләнәсез? Бер сәбәпсез бәйләнү ул вак хулиганлык!" дип кычкыргач, тиз генә китеп бардылар. Марат үзе уенчык каскага "Азатлык" дигән тасма бәйләгән иде. Ул аларны Кирмәннән чыкканчы ук алып пакетына тыкты. Бу махсус оештырылган провокация. Яшьләрне милли хәрәкәттән, диннән, халкыннан аеру өчен, шулай кулга алып, Наилне, Фәритне, Рәфисне һәм башкаларны куркытырга тырышалар”.

“F...k Russia” дигән сүзләрдә тәртип бозу юк

Хәтер көненә җыелган түбәтәй кигән, маңгайларына “Азатлык” дип язылган тасмалар бәйләгән егетләрдән аермалы буларак, Җәләлиевнең башында “F...k Russia” дип язылган каска була. Бу хакта төрле сәхифәләргә урнаштырылган фоторепортажлар сөйли.

Моннан бигрәк тә татарлар үткәргән чараларны һәрвакыт бары тик берьяклы гына яктыртучы һәм һәрдаим милләтчелектә гаепләүче мәгълүмат чаралары файда күреп калырга тырышты.

Инде Җәләлиевнең башына “F...k Russia” дип язылган каска киюенә килгәндә, юристлар әйтүенчә, ул бернинди җинаять кылмаган һәм тәртип тә бозмаган. Аның каскасындагы сүзләр Җинаять кодексының милләтара нәфрәт, йә дошманлык тудыру турында язылган 282-нче мәддәсенә дә туры килми. Ул аерым бер милләтне дә, шәхесне дә мыскылламаган. Бары тик билгеле бер дәүләткә, бу очракта Русиягә, карата гына үзенең мөнәсәбәтен генә белдергән.

Хәтер көне чарасында катнашучылар да, Җәләлиев халык белән бергә “Татарстанга Азатлык” дигән шигарләрдән кала үзе генә башка сүзләр кычкырмады, дип әйтте.

Эзәрлекләүләргә машиналар да дучар

Гомумән, Казанда халык кайвакыт үзенең сәяси позициясен каскага, диварларга һәм машиналарга язып белдерә. Русия машина йөртүчеләр федерациясенең Казандагы әгъзасы Равил Идрисовның машинасы соңгы берничә ай эчендә башкалардан бигрәк тә аерылып торды.

Равил Идрисовның машинасы
Равил Идрисовның машинасы
Ул бензин бәяләре һаман үсә баруга, шәһәр урамнарындагы тыгыннарны бетерү өчен чаралар күрелмәгәнгә ризасызлык белдерде. Машинасына “Бердәм Русия” - караклар һәм жуликлар фиркасе”, “Мэр шәһәрдәге тыгыннар белән... (начар сүз), “Мондый бензин бәяләре белән (әйтергә ярамаган җиргә) олагыгыз”, дигән сымаграк шигарләр язып дүрт ай урамда йөрде.

Бу хәл хакимиятләргә ошамаган. Урамда барганда ЮХИДИ хезмәткәре туктатып, машина капотын ачтырып төзексезлек бар дип, “штрафстоянкага” алып китә. Ризасызлык белдергән сүзләрне кубарып алган очракта гына машинасын бирергә вәгъдә итәләр һәм шулай эшлиләр дә.

Бу хәлләр Татарстандагы хакимиятнең сәяси позициясен белдерүчеләрне тоткарлаулар һәм төрле юллар белән тыярга тырышуын күрсәтеп тора.
XS
SM
MD
LG