Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә янә бер хәрби очкыч каза кичерде


Русиянең Амур өлкәсендә Су-24 очкычы каза кичерде. Нәтиҗәдә ике очучы һәлак булды. Воронеждан Воздвиженкага очкан очкыч Украинка аэродромына ягулык алу өчен төшкәндә җимерелә.

Казаның сәбәпләрен хәзер Русия Саклану министрлыгының комиссиясе ачыклый. Беренче мәгълүматларга караганда, очкыч юлга бозык килеш чыккан. Каза очучы хатасы аркасында да килеп чыгарга мөмкин.

Җинаять эше “очу кагыйдәләрен бозу” матдәсе нигезендә тикшерелә.
XS
SM
MD
LG