Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ркаилне укыган саен укыйсы килә”


Нәзифә Килмәтова
Нәзифә Килмәтова

Самар шәһәрендә татар китапларын алып кайтып, укып баручылар бар. 32 ел табибә булып эшләгән Нәзифә ханым Килмәтова шулар арасыннан. Ул Ркаил Зәйдулла иҗатыннан алган тәэсирләрен уртаклашты.


Соңгы елларда Самарда язучы Ркаил Зәйдулла танылып китте. Ике ел элек “Башны ордым ташка” исемле китабының 200 данәсен сатып алып, халыкка бүләк итеп таратканнар иде. Шул китабы өчен автор Тукай премиясенә лаек булды. Быел тагын эшбатыр Рифкат Хуҗин Ркаилнең китапларын Казаннан алып кайтып, Сөмбелә бәйрәмендә таратты.

Язучы Ркаил Зәйдулланың “Башны ордым ташка” исемле китабы турында 32 ел табибә булып эшләгән Нәзифә Килмәтова үз фикерләре белән уртаклаша.

"Ркаилның иҗатын күзәтеп барам. “Башны ордым ташка” исемле китабын чыгуга ук, 2008 елда укыдым. Энем Мәгариф Казаннан җибәрде. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә ул миңа китаплар бүләк итә.

Ркаилнең язганнарын укыган саен укыйсы килә. Менә быел Сөмбелә бәйрәменә Самарга Ркаил килә дигәч, китабын кабат укып чыктым. Ул бер дә темага аптырамый. Мавыктыргыч яза. Язганнары җиңел укыла.

Тормышның бөтен нечкәлекләрен белә. Башкалар күрмәгәнне күрә. Кешеләр ишетмәгәнне ишетә. Заман эчендә кайный, көенә, пошына. Татар җанлы. Милләт җанлы.

Хәсән Сарьян исән булса: “Уйларын уйдырып язган” дияр иде. Ркаилдән яңа әсәрләр көтәм. Сөмбелә сәхнәсеннән шигырьләрен дә ишеткәч, тагын да күбрәк яраттым", диде Нәзифә ханым.
XS
SM
MD
LG