Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Милләт” басмаханәсе үз милләтендә калды


Тарихи "Милләт" басмаханәсендәге дивар тактасы
Тарихи "Милләт" басмаханәсендәге дивар тактасы

Башкаладагы ташландык биналарның тагын икесе яңа хуҗаларын тапты. Нариман урамындагы тарихи “Милләт” басмаханәсен 5 миллион 805 мең сумга татар эшмәкәре Рәүф Хәсәнов алды. Ул әлеге бинада хәләл мал белән сәүдә ителәчәген белдерә.


Татарстан башкаласындагы тарихи биналар бер-берартлы яңа хуҗалы була тора. 7 октябрь көнге аукционда тарихи Фукс йорты сатылган булса, 21 октябрьдә тагын ике тарихи бинаның язмышы үзгәрде.

Иртәнге якта башланган аукционга 9 лот тәкъдим ителде. Аларның җидесенә беркем дә мөрәҗәгать итмәгән булып чыкты. Шуңа күрә бары тик ике тарихи бинага гына аукцион үткәрелде.

Җимерек басмаханә алты, артистка йорты дүрт миллион

"Милләт" басмаханәсенең хәзерге хәле
"Милләт" басмаханәсенең хәзерге хәле
Нариман урамында урнашкан ике катлы тарихи “Милләт” басмаханәсен алырга дип 3 кеше кеше килгән иде. Башлангыч бәясе 4 миллион 300 мең булган әлеге бина көчле ярыш нәтиҗәсендә 5 миллион 805 меңгә Башкортстаннан татар эшмәкәре Рәүф Хәсәновныкы булды.

Икенче аукцион исә 1966-1974 елларда танылган татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская яшәгән Карл Маркс урамындагы йортка карата үткәрелде. Анысына 2 миллион 500 мең сумлык башлангыч бәядән 3 миллион 375 мең сумга бәяне күтәргән эшмәкәр Маргарита Ян ия булды.

Башка аукционнардан аермалы буларак, бу аукционнан соң бер кызыклы гына очрашу да тормышка ашты.

Аукцион буласын телевидениедән ишетеп килгән “Милләт” бинасының элеккеге хуҗасы Мөхәммәт Ибраһимовның кызы һәм ерак туганы “Милләт”нең яңа хуҗасы Рәүф Хәсәнов белән күреште. Әтиләре идарә иткән бинаның кабат татар кешесенә күчүенә бик шат булган ханымнар Хәсәновка кайбер үтенечләрен дә җиткерде.

Мөхәммәт Ибраһимовның кызы Мөслимә Ибраһимова Рәүф Хәсәновка әтисенең фотосын күрсәтте
Мөхәммәт Ибраһимовның кызы Мөслимә Ибраһимова Рәүф Хәсәновка әтисенең фотосын күрсәтте
Татар эшмәкәре Рәүф Хәсәнов бер ай чамасы элек “Азатлык” хәбәрчесе белән, Казанда сатуга куелган тарихи биналарны карап йөргән иде. Ул вакытта исемен тулысынча әйтергә теләмәгән Хәсәнов, хәзер инде “Милләт” бинасының яңа хуҗасы буларак, кабат үз фикерләре белән уртаклашты.

"Сентябрьдә бу биналарны карап йөргәндә, нишләп бу биналар шундый ташландык хәлдә икән, дигән фикер туган иде. “Милләт” исемен йөрткән бина мине тагын да үзенә тартты. Инде хәзер аның хуҗасы да булдым", дип сүзен башлады ул.

“Милләт”тә милләткә файдалы эшләр эшләнергә тиеш”

"Мин бу аукционда ике лотка катнаштым. Әмма төп ниятем “Милләт” басмаханәсе булган тарихи бинаны сатып алу иде. Бу бинаны төзекләндергәч, беренче чиратта Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешә торган эшләр башкарачакмын.

Төгәлрәк итеп әйткәндә, хәләл ризыклар, тауарлар сатыла торган берәр урын итәргә телим. Аннан соң бинаның исеме дә бик үзенчәлекле бит әле – “Милләт”. Димәк милләтебезгә хезмәт итә торган эшләр эшләнергә тиеш монда.

Төзекләндерү эшен бүген үк башларга кирәктер, дип уйлыйм. Проектчылар белән бүген үк сөйләшәм. Быел ким дигәндә проектны төзеп, бинаны чүп-чардан чистартып калдырасы иде.

Бу бинаның нигезендә иманлы кешеләр яшәгән. Аның хуҗасы татар эшмәкәре булган. Милләт өчен файдалы эш – китаплар бастыру белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә бу күркәм нигезнең күркәмлеген алга таба да сакларбыз дип ышанасы килә", диде Рәүф Хәсәнов.

“Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул”

Башкортстан эшмәкәре читтә яшәүче татар эшмәкәрләрен Казандагы тарихи биналарны сатып алып, тарихи башкалада тупланырга өндәде.

"Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез бик күп. Акчаларын туплаучылар чит илдә солтан булганчы, үз илендә олтан булсыннар иде. Тарихи биналарны сату эшләре бара. Мөмкинлек булганда моннан файдаланып калырга кирәк. Боларны сатып алырга мөмкинчелекләре булучылар, Казанга кайтып, бу биналарны алсыннар иде.

Рәүф Хәсәнов
Рәүф Хәсәнов
Казан көннән-көн үзгәрә, үсә тора. Аны бит Русиянең көнчыгыш башкаласы дип тә атыйлар. Монда беррәттән эшкуарлык та үсә. Бер җирдәрәк туплану, берләшү, көчәю безнең халыкка бик вакыт инде", дип белдерде татар эшмәкәре Рәүф Хәсәнов.

Казан башкарма комитеты таләп иткәнчә, тарихи биналарны сатып алучылар беренче чиратта аларны төзекләндерергә һәм сакларга бурычлы. Бу төзекләндерү-реставрация эше 2013 елның 1 апреленә кадәр тәмамланырга тиеш. Аукцион җиңүчеләре, сатып алган биналарны әлеге вакытка кадәр сафка бастырачакбыз, дип ышандыра.
XS
SM
MD
LG