Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Габдрафыйков: "Хакимият хәзер халыкка күпкә ачыграк"


Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

Уфадагы танылган татар галиме, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков Башкортстанда соңгы бер елда этносәяси хәлләр шактый тотрыклыланды дип исәпли. Моны ул үзенең гыйльми хезмәте-тикшеренүендә дәлилли.


Илдар Габдрафыйковның тикшеренүе нәтиҗәләре аның еллык докладында чагылыш тапкан. Мәгълүм булуынча, Русия Фәннәр академиясенең Этнологик тикшеренүләр институты ел да илдәге һәм Русиягә якын булган дәүләтләрдәге этносәяси хәлләрне анализлый. Әле дә “Русиядә һәм аңа чиктәш дәүләтләрдә 2010 елда этносәяси вазгыять” дип аталган еллык докладлар тупланмасы дөнья күрде. Шул җыентыкта Илдар Габдрафыйковның да фәнни мәкаләсе урын алган. “Хакимиятләр алмашыну чорында Башкортстан” дип исемләнгән шул докладында автор республикада булып яткан хәлләрне уңай бәяли.

“Рөстәм Хәмитов президент итеп билгеләнгәч, социаль өлкәләрдә яхшыга үзгәрешләр сизелә, шулай ук милли сәясәт тә шактый уйланылып үткәрелә”, дип ассызыклый танылган галим. Гомумән, 2010 елда Башкортстанда хакимият алмашыну эчке сәясәттә уңай алга китешләргә һәм иҗтимагый тормышта иминлеккә юл ачты”, дип йомгак ясый Илдар Габдрафыйков.

Аның әйтүенчә, Башкортстанда егерме ел буе җыелып килгән проблемаларны, әлбәттә инде, Хәмитов әфәнде бер ел эчендә генә ерып чыга алмый. Шулай да уңай үзгәрешләр алдагы елларга өмет уятуын әйтә галим. “Хакимиятләр хәзер халыкка күпкә ачыграк һәм демократик рухлырак”, ди ул.

Илдар Габдрафыйков Русиянең этнологик мониторинг һәм конфликтларны алдан кисәтү төркеме әгъзасы. Соңгы елларда үзенең төпле гыйльми эзләнүләре нәтиҗәсендә язылган докладлары белән дистәдән артык чит илдә, шул исәптән Франция, Япония, Израил кебек илләрдә чыгыш ясады ул.
XS
SM
MD
LG