Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хакимият фиркасе һәм аның куштаннарына каршы"


Гомум каршылык чарасы, Мәскәү, 22 октябрь 2011
Гомум каршылык чарасы, Мәскәү, 22 октябрь 2011

22 октябрь, шимбә көнне Мәскәүдә гомум каршылык чарасы үтте. Анда барлыгы ике меңнән артык кеше катнашты. Азатлык сәхифәсе бу чарадан туры видео трансляция тәкъдим итте.


"Хакимият фиркасе һәм аның куштаннарына каршы" дигән шигар белән үткән митингта җәмәгать активистлары, экологлар, хокук яклаучылар, сәясәтчеләр катнашты.

Чыгыш ясаучылар сайлаучыларга "Караклар хакимиятенә нокта куй!" дигән өндәмә белән мөрәҗәгать итте. Алар сайлаучыларны 4 декабрьдә үтәчәк Дума сайлауда барлык партияләргә дә каршы тавыш бирергә чакырды, чөнки әлеге сайлауны ирексез дип саный.

Митингта барлыгы ике меңнән артык кеше катнашты. Алар Мәскәүдән генә түгел, Русиянең башка төбәкләреннән дә килгән иде.

Мондый митингларны 4 декабрь – сайлау көненә кадәр уздырырга килешенде.


XS
SM
MD
LG