Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ришвәт алганда Югары Ослан районы башлыгы тоткарланган


Казанда ришвәт алганда Югары Ослан районы башлыгы Александр Тимофеев тоткарланган. Бу хакта Татарстанның тикшеренү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук бүген Татарстан президентының матбугат хезмәте тараткан белдерүдә президент Рөстәм Миңнехановның Югары Ослан районы депутатларына Тимофеевны эшеннән азат итү турында мөрәҗәгате әзерләнүе әйтелә. Анда хокук саклаучылар тарафыннан коррупциядә шикләнелүчеләр төптән тикшереләчәге һәм нинди генә вазифада булуына карамастан әлеге өлкәдә җинаять кылган бер генә түрә дә җаваплылыктан кача алмаячагы белдерелә.

“Бизнес Online» хәбәр итүенчә, Тимофеев эшмәкәрдән ике миллион сум ришвәт алган.
XS
SM
MD
LG