Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә җир тетрәүдә ким дигәндә 60 кеше үлгән


Төркиянең көнчыгышындагы җир тетрәүдә ким дигәндә 60 кеше үлгән, 200ләбе яраланган. Бу хакимият белдергән соңгы мәгълүматлар.

Үлүчеләрнең күпчелеге 7,2 дәрәҗәдәге җир тетрәү булган Ван вилаятенең Әрҗиш районына туры килә. 15ләп кеше Ван шәһәренең үзендә вафат булган. Төркиянең геология хезмәте корбаннарның саны меңгә җитәргә мөмкинлеген әйтә.

Бу афәттән килгән зыянны бетерүдә Төркиягә Азәрбайҗан һәм Израил ярдәм итәргә тәкъдим иткән.
XS
SM
MD
LG