Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланында табылган радиация зарарлы түгел


Казан һава аланының беренче терминалы
Казан һава аланының беренче терминалы
Мәскәү-Казан очкычы белән килгән радиацияле йөк кешеләргә зарарлы түгел. Бу турыда Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерде. Анда әйтүләренә караганда, һава аланында радиация фоны бераз гына арткан иде. Юлчыларның берсе дә үзен начар хис итү турында белдермәде.

Хәбәр ителгәнчә, 120 юлчы белән Казанга килгән очкычның йөк ташу өлешендә техниций-99 матдәсенең чамадан артык булуы ачыклана. Ул кешеләрнең әйберләре белән бергә өч савытта тора иде. Савытларның берсенә зыян килү нәтиҗәсендә радиация тышка чыккан.

Технеций радиоактив матдәсе рентгенга төшерү өчен кулланыла. Аны Мәскәүдән Татарстанга өч хастаханә өчен китергәннәр иде – аларның икесе Казанда, берсе – Әлмәттә. Хәзер әлеге йөк хастаханәләргә озатылды. Белгечләр исә әлеге хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә.
XS
SM
MD
LG