Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Һакканиләр сугышчыларына көчле һөҗүм ясады


НАТО көчләре соңгы берничә көн эчендә Әфганстанда 200-гә якын кораллы сугышчыны юк итте һәм әсирлеккә алды. Бу турыда халыкара гаскәрләрнең идарәсендә хәбәр иттеләр.

Бер атнага сузылган ике операция Пакстанның Һаккани төркеменә каршы оештырылган иде. Һәлак булганнар һәм әсирләр арасында кименде 20 кеше Һакканиләр белән бәйле иде.

Төньяк-Атлантик альянсының һөҗүме вакытында 400 килога якын шартлаткыч һәм күп санда корал табылды. Әлеге операция НАТО көчләренең төбәктәге иң зур операцияләреннән берсе санала.
XS
SM
MD
LG