Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә татар телен бәйгеләр белән сакларга тырышалар


Тоболдагы 15-нче мәктәптә өченче сыйныфта татар теле дәресе бара.
Тоболдагы 15-нче мәктәптә өченче сыйныфта татар теле дәресе бара.

Төмән өлкәсендә шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да балаларын урыс мәктәпләренә бирергә тырышалар. Татар теленең абруен күтәрү өчен Тоболда бәйге үтәчәк.


Төмән өлкәсенең Тобол шәһәрендәге ата-аналарның күпчелеге киләчәктә татар теле бөтенләй кирәк булмаячак дигән нәтиҗә ясаган. 15-нче мәктәп мөдире Сәет Хисмәтуллин сүзләренчә, алар балаларын татар теле укытылмаган мәктәпләргә бирергә тырыша. “Сазлыклар арасындагы авыллардан шәһәргә күчеп килүчеләр дә, татар телен өйрәнергә теләгебез юк дип, безнең күршедәге 1-нче мәктәпкә китәләр”, ди Хисмәтуллин.

15-нче мәктәптә 350 укучы бар. Аның 200-ләбе татар милләтеннән һәм алар икенче сыйныфтан башлап атнасына ике тапкыр татар телен һәм әдәбиятын да өйрәнә. Әлеге мәктәп Тоболда бердәнбер ана теле дә укытылган урын булып тора. Шәһәрдә 800-ләп укучысы һәм аның 300-ләбе татар милләтеннән булган мәктәпләр дә бар. Әмма аларда татар теле укытылмый. Әти-әниләрдән теләк белдерелмәгән.

"Мәгарифнең яңа кануны нигезендә, хәзер барсын да ата-аналар хәл итә, алар теләк белдергән очракта, җитәкчелек татар телен һәм әдәбиятын да укытуга каршы килә алмый", ди Хисмәтуллин. Моннан биш-алты ел элек кенә Тоболда татар балалары күп булган мәктәпләрдә татар теленнән түгәрәкләр һәм якшәмбе сабаклары да эшләп килә иде. Инде бүген алары да юкка чыккан. Хисмәтуллин җәмәгатьчелекнең хәзер бу мәсьәләгә артык игътибар итмәвен әйтә.

Бөтен илендә шулай

“Ак калфак” Төмән өлкәсе татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Бибинур Сабирова да Төмән өлкәсендәге татар авылларында татар татар мәктәпләренең ипләп кенә ябыла баруын әйтә.

“Әле яңа гына Тубылтора авылында булдык. Анда 78 баланы күршедәге Дегтярева дигән урыс авылына йөртеп укыта башлаганнар. Ул авылда исә укучылар саны 22-генә. Нигә мәктәбегезне саклап калмадыгыз, дигән сорауга, “нигә кирәге бар аның, балалар русча яхшырак белсен өчен шулай эшләдек, ул безнең үз телебез түгел, әдәби тел безгә ят”, дип әйттеләр. Менә ата-аналар шулай итеп мәктәпне үзләре яптырганнар”, ди Сабирова.

Аның сүзләренчә, ил күләмендә татар телен өйрәнү проблемасы күтәрелмәсә, аны бер төбәктә генә хәл итеп булмаячак. "Сәгатьләр саны кыскару һәм татар мәктәпләре бетә бару бәласе белән өлкәдәге татар халкы үзе дә ипләп кенә килешә бара инде", ди Сабирова.

Тоболда бәйге икенче тапкыр уза

1 ноябрьдә 15-нче мәктәпкә Төмән өлкәсеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар милләтеннән булган укытучылар гаиләләре һәм укучылар такымнары җыелачак. Барсы да түгел, бары бәйгедә катнашырга теләгәннәре генә. 2011 елның иң яхшы татар теле укытучысы, иң яхшы укытучы династиясе һәм иң яхшы укучылар такымы дигән бәйгене 15-нче мәктәп Төмән өлкәсе татарлары конгрессы һәм өлкәнең мәгариф департаменты белән бергә үткәрә.

Оештыручылар әлеге бәйге белән татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга тели. Мондый чаралар татар теле укытучыларының абруен күтәрәчәк, ди алар. Быел ул икенче тапкыр үтә.

"Татар телен яклаучылар юк"

Төмән районы Шыкча урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Муллачанова узган елгы бәйгедә җиңеп чыккан иде. Быел аны укытучыларның чыгышларын бәяләргә җюрига чакырганнар. Муллачанова әйтүенчә, укытучылар тырышлыгы белән генә өлкәдә татар телен укыту әлегә күпмедер дәрәҗәдә сакланып кала.

“Иң зур проблемнарның берсе – беренче сыйныфта татар теле укытылмый. Биш елдан артык без әнә шундый хәлдә. Беренче сыйныфта ана теле булмау безне бик каты борчый. Икенче сыйныфка киләләр дә Әлифба укып утыралар. Инде бишенче сыйныфка күчкәндә белемнәре сай була.

Икенчедән, хәзер татар теле сәгатьләре бик аз. Атнасына бер сәгать татар теле һәм бер сәгать әдәбият кына.

Өченчедән, Бердәм Дәүләт Имтиханы кергәч, татар теленә игътибар кимеде. Шуңа карамастан, класстан тыш чаралар белән үзебезнең активлыкны күтәрәбез. Түгәрәкләр, консультацияләр, факультативлар үткәрәбез. Нинди генә бәйге булмасын - төбәкне өйрәнүгә, тарихка, әдәбиятларны чагыштыруга, социологиягә багышлансын, без анда катнашырга тырышабыз”, ди Муллачанова.

Бу көннәрдә Муллачанованың укучысы белән Төмән өлкәсендә узачак “Киләчәккә адым” дип аталган бәйгегә әзерләнә. Татар милли киеменең үткәне һәм бүгенге хәле турында фәнни эш язганнар. Җиңә калсалар, Русия күләмендә нәкъ шул ук исемдә үтәчәк бәйгедә катнашачаклар.

“Мондый бәйгеләрдә катнашуның аттестация үткәндә файдасы була. Безнең татар телен ул кадәр яклаучылар да юк бит. Өлкәдәге татар конгрессы һәм Татарстанда үтә торган бәйгеләрдә катнашып кына мактау кәгазьләребез җыела”, ди Муллачанова.

Тобол шәһәрендә үтәчәк бәйгедә ун татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашырга җыена. Хәтта Казаннан да бер укытучы килергә теләк белдергән.
XS
SM
MD
LG