Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда фиркаләр гадел сайларга килеште


Русия Дәүләт думасына сайлауларда катнашачак фирка бүлекчәләре вәкилләре “Гадел сайлаулар турында” дип исемләнгән килешү имзалады. Чара республика парламенты бинасында дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев катнашлыгында узды.


Чарада “Бердәм Русия” фиркасе каршында оешкан “Халык фронты”, либерал демократлар, “Русия патриотлары, “Яблоко” һәм коммунистлар фиркасе бүлекчәләре вәкилләре катнашты. Константин Толкачевның килешүне имзалау кирәклеге турындагы чыгышыннан соң “Яблоко” фиркасе бүлекчәсе рәисе Сергей Наумкин килешүнең тикшерелмәгән икәнлеген ирештерде. Өстәмәләр, төзәтмәләр кертү кирәклеген әйтте. Калган фирка вәкилләре бу документ белән алдан ук таныш булуларын белдерде. Мәсәлән, “Русия патриотлары” фиркасе бүлекчәсе рәисе Заһир Хәкимов шулай диде:

Заһир Хәкимов: "Сайлауларның гадел үтәсенә ышанасы килми"
Заһир Хәкимов: "Сайлауларның гадел үтәсенә ышанасы килми"
“Без килешү өлгесе белән алдан ук таныштык һәм аңа төзәтмәләр дә керттек. Хәтта ул төзәтмә без җибәргән хаталар белән үк килешүгә кертелгән. Анда без “Бердәм Русия” фиркасе файдасына басым ясауларга каршы маддә керткән идек. Безнең теләкләр канәгатьләндерелгәнгә күрә, әлеге килешүгә без риза. Тик сайлауларның гадел үтәсенә барыбер ышанасы килми. Чөнки аерым түрәләр тырышлыгы белән хакимият ресурслары барыбер җәлеп ителүе ихтимал дип саныйм”.

“Яблоко” фиркасе вәкилләренең берсе “Бердәм Русия” ягыннан канун бозу булса, Константин Толкачевка вазифасыннан китәргә чакырды. “Яблоко” партиясенең икенче бер вәкиле үз якларыннан канун бозу булса, тәрәзәдән сикерергә әзер булуын әйтте. Ул кайсы бина тәрәзәсеннән сикерәчәге хакында ирештермәде, чөнки әлеге килешү беренче каттагы бүлмәдә имзаланды.
XS
SM
MD
LG