Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә зилзилә корбаннары саны дүрт йөздән артты [видео]


Төркиянең көнчыгышындагы көчле зилзилә нәтиҗәсендә 450-гә якын кеше һәлак булды. Бу иң соңгы рәсми мәгълүмат. 1300-дән артык кеше яраланды. Ике меңнән дә күбрәк бина җимерелде.

Җимерекләр астында калган кешеләрне коткару эшләре дәвам итә. Ләкин соңгы мәгълүматкә караганда, исән килеш калган кешеләрне табу хәзер инде мөмкин түгел диярлек. Шулай да бүген җимерекләр астыннан коткаручылар олы яшьтәге бер хатынны, аның кызын һәм ике атналык сабый баланы чыгара алды.

Хәзерге вакытта меңнәрчә кеше чатырларга урнаштырылды.

Премьер-министр Рәҗәп Әрдоган сүзләренә караганда, Төркия һәләкәт китергән зыян белән үзаллы көрәшә ала. Шуңа күрә ул халыкара ярдәмнән баш тартты.


Төркиядә зилзиләдән соң меңнәрчә кеше йортсыз калды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:32 0:00
XS
SM
MD
LG