Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Чаллыда яңа балалар бакчасы ачуда катнашты


Яңа ачылган "Бәләкәч" балалар бакчасы. Чаллы
Яңа ачылган "Бәләкәч" балалар бакчасы. Чаллы

Татарстанда соңгы елларда балалар бакчалары республикакүләм әһәмиятле мәсьәләгә әйләнде. Президент Рөстәм Миңнеханов Чаллыда “Бәләкәч” балалар бакчасы ачылу тантанасына үзе килде һәм бик канәгать калды.


Президент Рөстәм Миңнехановның Чаллыга килүе балалар бакчасы ачылу белән генә бәйле булмагандыр: шул ук көнне – 25 октябрьдә КамАЗ ширкәтендә Русиянең “Центр-Капитал” компанияләр төркеме һәм Италиянең “Рототек” компанияләр төркеме арасында килешүгә күл куелды.

Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты
Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты

Килешү нәтиҗәсендә “Рототек-Кама” исеме астында уртак ширкәт барлыкка килде. Әлеге чарада Русия ягыннан Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Олег Морозов, Чаллы хәкиме Васыйл Шәйхразиев, КамАЗ генераль директоры Сергей Когогин катнашты. Татарстан президенты бу вакытта Чаллыда булса да, әлеге чарада булмады.

Шул ук Олег Морозов, Васыйл Шәйхразиев һәм Сергей Когогин белән Татарстан президенты Чаллыдагы яңа балалар бакчасын ачу тантанасында күренде.

Балалар өчен бассейн бүлмәсе
Балалар өчен бассейн бүлмәсе

Тантанада озын нотыклар сөйләнмәде, кызыл тасмалар киселмәде. Президент килгән халыкка кыска гына итеп, мондый фикерен җиткерде: “Заманча бакчалар мәктәп алдыннан сабыйларга һөнәр бирерлек булсын. Биредә шартлар яхшы, барысы да тырышкан, мин канәгать”, диде ул.

Соңрак без Татарстан фән һәм мәгариф министры Альберт Гыйльметдиновтан Чаллыдагы яңа балалар бакчасын тапшыру уңаеннан кайбер мәгълүмат алдык.

“Бакча бик ошады. Быел президентның “Бәләкәч” програмы белән 22 яңа бакча төзелде, 7сен төзеп бетердек. 18 бинаны бакча буларак кире кайтардык.

Бакчада спорт залы
Бакчада спорт залы

Әлеге програм нигезендә төзелгән бакчаларның бу – иң зурысы, һәм ул 340 балага исәпләнгән. Монда бассейны, спорт заллары – барысы да бар. Бу күренешкә президент та, барыбыз да бик шат”, диде Альберт Гыйльметдинов.

"Бәләкәч" балалар бакчасына мөдир итеп, Светлана Сорожкина билгеләнгән. Татарча исем йөрткән бакчада татар мохите ни дәрәҗәдә булачак? Бу сорауны без Чаллының мәктәпкәчә балалар эшләре идарәсе башлыгы Винер Харисовка юлладык.

“Биредә 18 төркем булачак. Шуларның биш төркеме татар балалары өчен. Татарча тәрбия өчен барлык шарт бар. Татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнү өчен интерактив такталар, компьютер програмнары куелган.

Винер Харисов һәм Светлана Сорожкина
Винер Харисов һәм Светлана Сорожкина

Урыс телле татар балаларын ана теленә өйрәтү өчен махсус бүлмәләр билгеләнгән. Тәрбияләнүчеләр татар теленең матурлыгын төрле уеннар аша беләчәк. Бала башта үз телен, аннан инде чит тел өйрәнергә тиеш. Чаллыда татар төркемнәренә бирергә теләүче ата-аналар әлегә җитәрлек”, диде Винер әфәнде.

Чаллыда соңгы вакытта балаларны бакча белән тәэмин итү програмы яхшы үтәлә, дияргә була. Ләкин бу эштә яңа төзелгән бакчаларның өлеше аз. "Бәләкәч" програмы заманында эшмәкәрләргә бирелгән бакчаларны кире кайтару хисабына эшли.
XS
SM
MD
LG