Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәдәният министры казна акчасын сарыф итүдә гаепләнә


Башкортстан мәдәният министры Әскәр Абдразаков
Башкортстан мәдәният министры Әскәр Абдразаков
Башкортстан мәдәният министры, танылган опера җырчысы Әскәр Абдразаковка карата җинаять эше ачылды.

Ул 50 мең сум казна акчасын туздыруда гаепләнә. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгына Башкортстанның Тикшерү идарәсендә белдерделәр.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, министр әлеге акчаны танышларын очкыч белән Мәскәүгә җибәрү өчен тоткан.

Әлеге хәлгә үз мөнәсәбәтен Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белдерде. Аның сүзләренә караганда, Абдразаковның дәүләт хезмәтендә тәҗрибәсе бик аз. Шуңа күрә ул әлеге хокук бозуны чын мәгънәдә белеп бетермичә дә эшләп куярга мөмкин. "Министр даирәсендә аңа дөрес киңәш бирүчеләрнең табылмавы бик кызганыч", - диде Хәмитов.

Абдразаков үзе әлеге вакытта чит илдә гастрольләрдә йөри.
XS
SM
MD
LG