Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә зилзилә корбаннары саны 500дән артты


Зилзиләдән соң исән калган кешеләр җимерелгән йортлары янында басып тора
Зилзиләдән соң исән калган кешеләр җимерелгән йортлары янында басып тора
Төркиянең көнчыгышында көчле зилзилә нәтиҗәсендә һәлак булганнар саны 523-кә җитте. 1650 кеше яраланды, 185 кешене хәрәбәләр астыннан исән килеш чыгара алдылар.

Коткару эшләре бүген һава шартларының кинәт начаруы аркасында кыенлашты. Төбәктә хәзер карлы яңгыр ява.

Бүген Төркиягә Израилдән һуманитар ярдәм белән очкыч килде. Ике ил арасында дипломатик низаг дәвам итүенә карамастан, Тел-Авив башка дәүләтләр белән бергә һәлакәттә зыян күргәннәргә ярдәм итә.

Русия Төркиягә дарулар һәм дәвалау җиһазлары җибәрергә әзер булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG