Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистика факультеты бинасы белән хушлаша


Факультетның иске бинасы
Факультетның иске бинасы

КФУның журналистика һәм социология факультеты башка бинага күчерелде. Факультет хезмәткәрләре әлеге карарның алардан башка кабул ителүенә ризасызлыкларын белдереп, ректор исеменә ачык хат язды.


Журналистика һәм социология факультеты хезмәткәрләре ректордан, 5 көн эчендә, ашыгыч рәвештә башка бинага күченергә, дигән боерык алды. Бу көннәрдә ул үзенең яңа бинасына күченә. Әлеге мәсьәлә тирәсендәге шау-шу яңа бина аркасында түгел, ә хезмәткәрләр фикере белән санлашмау нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Дүшәмбегә кадәр әлеге хәбәрне хезмәткәрләр белми иде, дип сөйләде журналистика һәм социология факультеты деканы урынбасары Искәндәр Ясәвиев. Без аны әлеге карар кабул ителгәч кенә белдек, ди ул.

"Безнең белән бу хакта алдан беркем дә сөйләшмәде, киңәшләшмәде, хезмәткәрләр фикере белән кызыксынучы булмады. Минем уйлавымча, бу хәл очраклы түгел, биредә проблем университетның оештыру ягы аксавында", ди Ясәвиев. Университет җәмәгатьчелеге карар кабул итү процессына бернинди тәэсир ясый алмый, ди ул.

Нәтиҗәдә Искәндәр Ясәвиев белән берлектә университетның тагын 17 хезмәткәре университет ректоры Илшат Гафуровка ачык хат җибәргән. Аның эчтәлегендә хезмәткәрләр әлеге күченү мәсьәләсендә университет җәмәгатьчелеге фикере белән кызыксынмау, санлашмауга ризасызлык белдерә һәм ректорны университет белән идарә итү стилен үзгәртергә, университет нигезнамәсен үтәргә чакыра. Хезмәткәрләр хатларына әлегә бернинди рәсми җавап алмаган.

Студентлар да бу мәcьәләгә битараф калмады. Алар башка бинага күченү, университет шәһәрчегеннән ерагаюга каршы булуларын белдерде. 25 көнне булачак журналистлар университетның төп бинасы каршында, Ленин һәйкәле янында факультет бинасы белән хушлашу чарасы уздырды.

XS
SM
MD
LG