Accessibility links

Давоска ерак, Шыгырданга якын


Мөфти Әлбир Крганов һәм Чуашстан Дәүләт Шурасы рәисе Михаил Михайловский
Мөфти Әлбир Крганов һәм Чуашстан Дәүләт Шурасы рәисе Михаил Михайловский

Чуашстанның Шыгырдан авылында сигезенче “Шыгырдан укулары” һәм татар авылларының “Шыгырдан диалогы” дип аталган төбәкара икътисади форум уздырылды.


Сигезенче "Шыгырдан укулары" “Идел буенда ислам: тарих, гореф-гадәт, мәдәният һәм бүгенге көн” темасына багышланды. Бу җыенда Чуашстан хөкүмәте кешеләре, министрлар, район башлыклары, Русия төбәк мөфтиләре, Татарстан вәкилләре, галимнәр катнашты.

“Шыгырдан диалогы” икътисади форумына исә Чуашстан Дәүләт Шурасы рәисе Михаил Михайловский үзе килде. Шулай ук форумга төрле республика һәм данлыклы татар авылларының билгеле эшмәкәрләре җыелды.

“Шыгырдан укулары” фәнни-гамәли конференциясен Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов алып барды. Фәнни җыен вакытында Әлбир Крганов мөфти исеме җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, аналитик фикерле галим төшенчәләрен берләштерүен күрсәтте. Ягъни мөфти әле ул дин әһеле генә түгел, аңа яшәешнең бөтен тармаклары да карый.

Шыгырдан формуласы: бабайлык + гореф-гадәт + ихлас мөфти

Тормышны дин нигезендә корырга теләгән җәмгыять башында мөфти торуы да билгеле. Шыгырданда бу формула, төгәлрәк әйткәндә, мәхәллә системасы формалаша башлады.

Мөфти Әлбир Крганов чыгышы үзенә күрә татар-мөселман програмын хәтерләтте. Анда әйтелгәннәрнең кыскачасы болайрак: татар-мөселманнар мәхәллә булып яшәргә, милли тормышны сакларга, җәелдерергә, дәүләт белән хезмәттәшлек итәргә, төрле каршылыклардан сак булырга, күптөрле социаль проектларда катнашырга, халык белән актив эш алып барырга тиеш.

Чуашстан Диния нәзарәтенең тормышның һәр тармагына үтеп керүен тагын бер мисал дәлилли. Ул да булса “Шыгырдан укулары”ннан соң уздырылган “Шыгырдан диалогы” икътисади форумы. Мөфтият икътисади форум уздырып, авылдагы мәхәллә системасын экономик яктан да ныгыта. Гомумән алганда, дәүләт белән яхшы хезмәттәшлектә булып, татар авылы үз көнен үзе күрә булып чыга.

“Чуашстан феномены – Русиягә үрнәк”

Шыгырданда узган чараларның кунаклары
Шыгырданда узган чараларның кунаклары
“Шыгырдан укулары” җыенында Татарстан мөфтие Илдус Фәиз, РИУ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, Татарстан президенты аппаратының дини оешмалар белән эшләү идарәсе башлыгы Марат Гатин, Русия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәистәше Римзил Вәли, Пенза өлкәсе мөфтие Әделша Юнкин, Мордовия мөфтие Зәки Айзатуллин, Сембер мөфтие Сәүбән Сөләйманов һәм башкалар чыгыш ясады.

РИУ ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин Чуашстандагы дини тормышны Русия татарларына бер үрнәк итеп куйды. Татарстан мөфтие Илдус Фәиз исә Чуашстанда татар-мөселман тормышында зур хезмәт куелуын әйтеп узды. Татар-мөселман мөфтиятләренең бер юлдан баруын ассызыклады.
Мөфти Әлбир Кргановны Татарстан Диния нәзарәте “Халкыбызга хезмәте өчен” медале белән бүләкләде. Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие татар дөньясының Казанга һәм Татарстан мөфтиятенә зур өметләр баглавын белдерде.

Шыгырданда чукындыру тарихын искә алдылар

“Шыгырдан укулары”нда тарихчы Фәйзелхак Ислаев Русиядә чукындыру тарихы турында доклад укыды. Бу шанлы тарихны татар халкының хәтерләвен искәртте.

Фәйзелхак Ислаев чыгыш ясый
Фәйзелхак Ислаев чыгыш ясый
“Гомумән, мин Чуашстан якларында беренче мәртәбә. “Шыгырдан укулары” турында ишеткәнем бар иде. Эчтәлеге белән таныш түгел идем. Бүгенге корылтай турында фикерем бик уңай. Дин әһелләре, тарихчылар, галимнәргә бергә җыелышып, бер проблема турында сөйләшү мөмкинлеге туды. Минем чыгыш христианлаштыру чорында ислам тарихы турында булды. Чыгышым башкалардан аерылып торды.

Кайбер кешеләр тарихның кара битләре турында ишетергә теләми. Әмма мин сөйләгәнне бик дикъкать белән тыңладылар һәм берникадәр алкышладылар да.

Чыгыштан соң минем яныма килеп, сорау бирүчеләр дә булды. Тарихчыга мондый аудитория белән файдалану – ул уңай хәл. Әлбир Кргановның ярдәмчеләре белән шушындый очрашулар оештыруы – бик изге эш, дип уйлыйм. Шуңа күрә Шыгырдан укуларының киләчәге булып, чакырсалар, мин тагын да килеп, фикеремне әйтер идем”, ди Фәйзелхак Ислаев.

“Шыгырдан Русия мөселманнарының берләшүенә этәргеч бирер”

Галим Наил Гариф исә Русиядә мөфтият тарихы турында чыгыш ясады. Аның фикеренчә, Русиядә мөфтият революциягә кадәр татар хөкүмәте вазифасын башкарган. Хәзер исә Русиядә мөфтиятләр бик таркау. Галим Наил Гарифнең мөселманнарның берләшүе Шыгырдан мисалында башланыр дигән өмете бар.

Наил Гариф чыгыш ясый
Наил Гариф чыгыш ясый
“Элек-электән татарларда бердәмлек бик көчле иде. Русия системасында бердәмлек рухы һәм мөфтият юктан барлыкка килмәде. Болгар заманыннан башлап, бердәм структуралар булды, чөнки ислам нигезендә бердәмлек салынган.

Исламда нигез буларак тәүфыйк торгач, имамнар эшчәнлекләренә дини идарәне генә түгел, ә дөньяви әйберләрне дә керткән. Вазифалар уртак булган. Мөфтият барлыкка килгәч, бөтен Русия татарларына, мөселманнарга ул бер үзәк итеп санала башлый. Мөфтигә шәехкә булган караш барлыкка килә.

Хәзерге заманда шул тарихи тәҗрибәгә таянып, хәзерге мөфтиятләр дә бердәнбер мөфтият төзеп, халыкны бердәмлеккә чакырырга тиешләр, минемчә. Иң төп вазифа шул.

Таркаулык зур нәтиҗәгә алып бара алмый. Киләчәктә дә бердәм булырга тырышырга кирәк. Ул тәҗрибәне өйрәнеп, аңа таянып, җәмгыятьне дә, өммәтне дә берләштерергә тырышырга кирәк”, ди Наил Гариф.

Шыгырданда икътисади зона ачыла

“Шыгырдан форумы” 26 октябрьдә тәмамланса, икенче көнне үк татар авылларының “Шыгырдан диалогы” төбәкара икътисади форумы уздырылды. Бирегә инде данлыклы дәүләт эшлеклеләре, парламентарийлар һәм эшмәкәрләр җыелды.

Икътисади форумның төп максаты – Шыгырданда ирекле икътисади зона булдыру, авылга инвестицияләр кертү, завод-фабрика яки берәр җитештерү ширкәте ачу.

"Шыгырдан диалогы" форумы бара
"Шыгырдан диалогы" форумы бара
Икътисади форумда Чуашстанның Дәүләт Шурасы рәисе Михаил Михайловский, Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты рәисе Константин Косачев, Татарстанның инвестицион үсеше агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов, KAZANSUMMIT ислам бизнесы һәм финанслары саммиты башкарма директоры Айрат Якупов һәм төрле банк җитәкчеләре, хәләл азык-төлек җитештерүче ширкәт башлыклары катнашты.

Чуашстан Диния нәзарәте Шыгырданда ирекле икътисади зона булдыру тәкъдиме белән чыкты. Байлар авылга инвестиция кертсә, Шыгырданда берәр төрле җитештерү үзәге ачып булачак. Бу фикерне Чуашстан хөкүмәте дә хуплады.

Мәхәлләгә финанслар кирәк

Әлбир Крганов әйтүенчә, Давоска ерак – Шыгырданга якын: халыкара икътисади форум уздырыла торган Давос шәһәренә барып торганчы, Русиядә экономик җыелышларны Шыгырданда уздырырга кирәк, ди ул. Ягъни татар-мөселман мәхәлләсен ныгыту финансларсыз гына башкарыла алмый.

Шыгырданда узган икътисади ярминкә. Мордовия республикасы Аккүл авылы айбагар алып килгән
Шыгырданда узган икътисади ярминкә. Мордовия республикасы Аккүл авылы айбагар алып килгән
Икътисади форум шуны күрсәтте: чарада дәүләт җитәкчеләренең катнашуы, эшмәкәрләр ягыннан кызыксыну булу Шыгырданга икътисади зона булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Димәк, урта бизнес нык алга киткән Шыгырданда зур корпорация ачу ихтималы бар. Чөнки Шыгырданга инвестицияләр кертү турында Дәүләт Думасының халыкара эшләр комитеты рәисе Константин Косачев та чыгыш ясады.

Форумда ислам банклары турында да сүз булды. Анда катнашучылар Русиянең банк турындагы канунына туры китереп, бу юнәлешне алга җибәрү турында сүз алып барды.

Фәтхи Борнаш бүләгенең яңа лауреатлары билгеле

Форум тәмамлангач, кунаклар Шыгырдандагы урта бизнес белән танышты. Ит җитештерү һәм калай ясау ширкәтләренә барды.

​Шыгырданда узган ике әһәмиятле чара вакытында Чуашстан мөфтияте һәм татар мохтарияте Фәтхи Борнаш исемендәге бүләк тапшырылды. Быел аңа Тукай имамы Наил Җамалетдин, танылган журналист Рәшит Минһаҗ, җырчы Шәкүр лаек булды.
XS
SM
MD
LG