Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә китап укучылар кими


Китаплар күп чыга, ә китап укучылар саны кими бара
Китаплар күп чыга, ә китап укучылар саны кими бара

Сембердә китап укучылар саны кимүенең сәбәпләрен барладылар.


Китапханә оештырган бу чараны аның хезмәткәре Гөлфия Сәмигуллова ачып җибәрде: “Китапларыбыз күп чыга, ә китап укучылар саны кими бара. Нишләргә соң мондый шартларда? Бәлки тәрҗемә белән чыгарыргадыр, бәлки, рәсемнәр күбрәк кулланыргадыр? Уйлап карыйк әле бу турыда?” диде ул.

Беренче булып сүз тоткан Татарстан язучылары берлеге әгъзасы Иделбикә (Лена Садыйкова), нигәдер, үз чыгышын куелган мәсьәләгә түгел, үз иҗаты белән таныштыруга багышлады.

Аннан үрнәк алыпмы инде, башка каләм тибрәтүчеләребез Зөфәр Батыров, Флорис Галимҗанов, Иркәм Хәйретдиновлар, нигәдер, шул ук юнәлештә сүз тоттылар. Һәркемнең үз кайгысы кебек килеп чыкты. “Болгар яңарышы” оешмасы рәисе Шәүкәт Богданов исә болгар бабаларыбыз тарихына багышланган китапларның әһәмиятен ассызыклады.

Алардан аермалы буларак, “Өмет” гәзите мөхәррире Исхак Хәлимев исә үз чыгышын көн тәртибенә куелган мәсьәләгә багышлады:

“Бүгенге очрашуда мәктәп балаларының да катнашуы, шагыйрьләребез белән очрашуы алар өчен бик тә файдалы һәм истәлекле булыр. Бигрәк тә ерак араларны үтеп килгән Зур Чирекле балаларының да 300 чакрым чамасы ерак араларны узып килүе күңелгә ятышлы. Бу чарада катнашу алар өчен бик тә файдалы һәм истәлекле булыр. Укытучыларга моның өчен зур рәхмәтләр укырга кирәк “.

“Туган тел” оешмасы вәкиле исә 1988 елда бөтен Советлар берлегендә беренче булып аваз салган татар милли оешмасының нәкъ шушы китапханәдә "тәпиләп" китүен искә төшерде. Ул шулай ук бүгенге заманда шушы китапханәнең татар өчен әһәмияте кимегәненә дә игътибар юнәлтте.

Беренчедән, саф татар яшәгән – халык телендә Куликовка исемен йөрткән бистәдә күпкатлы йортлар салынуы аркасында, татар халкының сыекландырылуы бу тирәдәге татар мохитен томалады. Артабан саф татар китапханәсе “Иделбуе халыклары китапханәсе” исеменә лаек булды, чөнки, татарны кысрыклап, шушы ук урынга мукшы-эрзә-чуаш күршеләребезнең китапханәләрен дә сыендырдылар. Шәһәрдә бихисап башка урыс китапханәләрен, Русиянең үзен кебек үк, бердәм һәм бүленмәс дип саныйлар, күрәсең.

Тагын бер гыйбрәтле күренеш. Әлеге китапханә рәсми рәвештә ”китапханә” түгел, “библиотека” дип атала. Гадәткә кергән инде: татар да аны шулай атый.

Ирексездән, бертуган Жемчужниковларның киң танылган персонажы Козьма Прутков искә төшә. Дөресрәге, аның бер гыйбарәсе: “Зри в корень!”, ягъни тамырына кара. Ә тамырлар исә – Ульян өлкәсенең Павлов районында туып үскән “бөек идеолог” Суслов сәясәтендә. 1959 елда нәкъ ул барча инородецларның мәктәпләрендә урысча укытуны керткән иде бит.

Ачкүз булгач, “ашаган саен ашыйсы килә”дер инде. Бүгенге Мәскәү хакимияте исә, үзенең 309нчы кануны нигезендә, гомумән, “региональ компонент” дигәненә каршы да аяусыз көрәш башлады.

Безгә исә, Аллаһы Тәгалә бар, ул бер, ул барысын да күрә-белә һәм бар нәрсәне дә үз урынына куяр әле, дип үзебезне тынычландырырга гына кала кебек. Тик моның өчен үзебезгә дә уйланып карау кирәктер. Бүгенге акча куу заманасы менталитетыннан арыныбрак.
XS
SM
MD
LG