Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли интернетның чын җәүһәрләре ачыкланды


Җиңүчеләрне котлау
Җиңүчеләрне котлау

Узган шимбәдә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә татар интернетчыларының үзенчәлекле тантанасы зурлап үткәрелде. Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән “Белем җәүһәрләре” бәйгесендә җиңеп чыккан укытучылар һәм укучылар глобаль интернет челтәренең татар өлешен тирән мәгънәле, тәрбияви эчтәлек белән тулыландыра.


“Белем җәүһәрләре” бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында үткәрелә.

Быел аны “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Татарстан Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә оештырдылар.

Тантанага бәйгенең финалына чыккан 29 интернет-проект авторлары, программа администраторлары һәм җитәкчеләре, жюри әгъзалары, депутатлар һәм хөкүмәт вәкилләре, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә татар дөньясына яхшы таныш шәхесләр җыелды.

Интернетчылар мәҗлесе Казан федераль дәүләт университеты каршында эшләп килүче "Тылсым" бию төркеме чыгышы белән башланып китте. Тантананы "Яңа гасыр" телеканалы алып баручысы Раил Өметбаев һәм бәйгенең компьютер белгече Раил Гатауллин алып барды.

Иң беренче булып "Белемле гаилә – нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясендә җиңүчеләр сәхнәгә чакырылды. Быел әлеге номинациядә ике генә гаилә катнашты. Жюри куйган баллар нәтиҗәсендә "Галиевлар семьясы сайты" өченче урынга, "Якуповлар гаиләсе сайты" икенче урынга лаек дип табылган.

Гаиләләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе рәисе, “Болгар” милли хәйрия фонды идарәсе рәисе Фәрит Мифтахов котлады. Ул татар гаиләләрендә булган матур традицияләр, иман һәм тәрбия турында интернет челтәрендә шундый файдалы мәгълүмат туплаулары, татар интернетын үстерү юнәлешендә файдалы эш алып барулары өчен аларга зур рәхмәтен белдерде.

Бәйгенең иганәчесе буларак, Мифтахов җиңүче гаиләләргә үзе алып килгән кыйммәтле бүләкләрне тапшырды.

Казан шәһәре Мәскәү районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина җиңүчеләргә дипломнар һәм башка төр кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

"Башлангыч белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә өченче урынны “Күңелле татар теле” интернет-проекты белән Зөһрә Богапова, “Башлангыч мәктәп” интернет-проекты белән Фәридә Замалиева бүлеште. Икенче урынга “Карлыгач” интернет-проекты белән Венера Гәрәева һәм “Туган ягым – яшел бишек” интернет-проекты белән Дилә Мөхәммәдиева лаек булдылар.

Әлеге җиңүчеләрне “Сабантуй” балалар һәм үсмерләр газетының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев котлады, аларга "Сабантуй" газетына бушлай язылу өчен сертификатлар, бәйгенең дипломнарын һәм башка кыйммәтле бүләкләрен тапшырды.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылганнан соң Ш.Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясе укучысы Чулпан Фатыйхова аларга матур итеп яттан шигырь укыды.

Башлангыч белем учреждение сайтларыннан соң "Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә җиңүчеләр бүләкләнде. Алар арасында бер лауреат (“Түбән Көек урта мәктәбе сайты” интернет-проекты авторы - Илнур Хисмәтуллин), өченче урын ("Аккүз мәктәбе", авторы - Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы), ике икенче урын ("Явлаштау урта мәктәбе "Яшь хәбәрче" түгәрәге", авторы - Марсилә Шакирова һәм "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе сайты", авторы - Илфар һәм Рания Әюповлар) алучылар бар.

Җиңүчеләрне Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Гүзәлия Минкина һәм “Ялкын” журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина тәбрикләде. "Укытучыга вакыт болай да тәтеми, бүгенге укытучы өстенә күп вазифалар йөкләнгән. Моңа карамастан ничек вакыт табасыздыр, шаккаткыч! Шундый олы хезмәтегез өчен зур рәхмәт!" диде Гүзәлия ханым.

Йолдыз Миңнуллина әлеге номинациядә җиңгән һәрбер интернет-проект авторына "Ялкын" журналына еллык язылу сертификатын да тапшырды.


Әлеге номинациядән соң сәхнәгә "Тематик ресурс – иҗади җәүһәр" номинациясе җиңүчеләре чакырылды. Бу номинациядә җиңүчеләр Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән, чит илләрдән үз проектларын җибәргән. Менә алар:

- "Каралама" интернет-проекты (лауреат), авторы - АКШта эшләп иҗат итүче язучы-журналист Гыймранова Айгөл;

- "Татар язучылары порталы" интернет-проекты (лауреат), авторы - Татарстан Республикасы Мөслим районы Салавыз-Мухан авылында яшәп иҗат итүче Хәмәдишин Әхмәтҗан;

- "Кукмара районы Мәмәшир авылы сайты" интернет-проекты (III урын), авторы - Казан федераль университеты Физика институтының V курс студенты Нигъмәтуллин Рамил;

- "Татар Фантастикасы" интернет-проекты (III урын), авторы - Башкортостан республикасы Чакмагыш районы Яңа Каръяуды мәктәбенең география һәм информатика укытучысы Әбделмәнов Халит улы;

- "Күрше.ру" интернет-проекты (II урын), авторы - "Юла Group" интернет-реклама агентлыгы директоры, блоггер Әмирханов Ленар.
Сәхнәдә әлеге финалистлар арасыннан ике җиңүче генә күтәрелде: араларның шактый ерак булуы сәбәпле, АКШтан һәм Башкортстан республикасыннан катнашучылар тантанага килеп җитә алмаган. Сәхнәгә күтәрелгән җиңүчеләрне шагыйрә Флёра Тарханова һәм Галимҗан Гыйльманов бүләкләде.

"Укучы – җәүһәр" номинациясендә җиңүчеләрне Казан хакимияте Башкарма комитеты вәкиле Гөлназ Исмәгыйлева тәбрикләде. Әлеге номинациядә җиңүчеләр:

- "Татарстан республикасы чишмәләре" интернет-проекты (лауреат), авторы - Татарстан Республикасы Буа районы Югары Лашчы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Булат Шакиров;

- "Актанышым ак илем" интернет-проекты (III урын), авторы - Татарстан Республикасы Актаныш районы Богады урта мәктәбе укучысы Айсылу Галимова;

- "Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә" интернет-проекты (II урын), авторлары - Татарстан республикасы Мөслим муниципаль районы Әмәкәй урта мәктәбенең Гөлнара Хәкимова җитәкчелегендә “Туган як тарихын өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче укучылар коллективы.

Быел иң зур көрәш "Укытучы – җәүһәр" номинациясендә булгандыр. Әлеге номинациядә 15 интернет-проект катнашты. Әлеге проектлар арасыннан финалга чыгучылар:

- "Туган телдә данлап яшик туган җирне!" интернет-проекты (лауреат), авторы - Рушания Дәүләтова;

- "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара сайты" интернет-проекты (лауреат), авторы - Гөлнара Хәкимова;

- "Татар теле укытучысы Гөлсинә Якупова сайты" интернет-проекты (лауреат), авторы - Гөлсинә Якупова;

- "Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты" интернет-проекты (лауреат), авторы - Раушания Мәтҗанова;

- "Халит сайты" интернет-проекты (лауреат), авторы - Халит Әбделмәнов;

- "Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты" интернет-проекты (III урын), авторлары -
Нурания Шәймәрдәнова, Эльмира Тимергалиева, Гөлназ Җәлилова;

- "Туган телем - иркә гөлем" интернет-проекты (II урын), авторы - Рәдинә Сәрвәрова.

Ниһаять, иң тантаналы мизгел җитте. Төп җиңүчеләр – “Белем җәүһәрләре” бүләгенә лаек булучылар сәхнәгә чакырылды. Быел бу җиңүгә өч кенә проект иреште:

- "Татар теле укытучысы Гөлназ Җәлилова сайты" интернет-проекты (“Укытучы – җәүһәр” номинациясе), авторы - Татарстан Мөслим муниципаль районы аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Җәлилова;

- "Казан дәүләт аграр университеты" интернет-проекты ("Югары уку йорты – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе), авторы - "Казан дәүләт аграр университеты" югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесенең белем бирү сыйфаты һәм тышкы элемтәләр проректоры Лариса Тинчурина һәм университет коллективы;

- "Татар Википедиясе" интернет-проекты (“Тематик ресурс – иҗади җәүһәр” номинациясе), проектның татар телле өлешенең администраторы Казан федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге студенты Рашат Якупов һәм барлык татар википедиячеләре.

Быелгы "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә җиңүчеләр электрон китап (e-book) белән бүләкләнде.
XS
SM
MD
LG