Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО һәм Либиянең яңа хакимият гаскәрләре хәрби җинаятьләрдә гаепләнергә мөмкин


Сәйф әл-Ислам Каддафи
Сәйф әл-Ислам Каддафи
Мөәммәр Каддафинең улы Сәйф әл-Ислам Либиядән качып китәргә мөмкин. Бу турыда Һаагтагы Халыкара мәхкәмәнең төп гаепләүчесе Луис Морено-Окампо белдерде.

Ул халыкара җәмәгатьчелеген Каддафи улының җәза алмыйча качып китүенә юл куймаска чакырды. Прокурор мөрәҗәгатен БМО Иминлек шурасына тапшырды.

Сәйф әл-Ислам кешелеклелеккә каршы эшләгән җинаятьләрдә гаепләнә.

Морено-Окампо шулай ук Каддафи гаскәрләренең күпләп көчләү очракларын, НАТО һәм яңа хакимият көчләренең башкарган хәрби җинаятьләр турындагы мәгълүматны тикшеруен белдерде.

Гаепләүче сүзләренә караганда, сүз Милли күчеш шурасының сугышчылары тарафыннан тоткыннарның канунсыз рәвештә кулга алып үтерүе турында бара.

НАТО гаскәрләре нәрсә өчен гаепләнергә мөмкин – бу турыда әйтелми.
XS
SM
MD
LG