Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрекләрнең Германиягә күпләп килә башлавына 50 ел


Төркия премьеры Рәҗәп Таййип Эрдоган (с) белән Германия Канцлеры Ангела Меркель килешүнең 50 еллыгы тантанасында
Төркия премьеры Рәҗәп Таййип Эрдоган (с) белән Германия Канцлеры Ангела Меркель килешүнең 50 еллыгы тантанасында

Төркиядән Германиягә күпләп эшчеләр китерә башлау килешүе турында Мюнхенда яшәүче Хәйретдин Садыйк белән әңгәмә.

Бу көннәрдә Германиядә һәм Төркиядә ике ил арасында төрек эшчеләрен Германиягә китерү турында килешү имзалануга 50 ел тулуны искә алалар. Икенче дөнья сугышы җимереклекләрен төзекләндерүче Германия Федератив Республикасы мондый килешүләрне берничә ил белән төзегән булса да, Германиягә бары тик төрекләр генә шул кадәр күпләп килә. Бүген инде анда 2 ярым миллион төрек яши. Германиядә инде өченче буын төрекләр үсеп җитте. Биредәге төрекләрнең бер миллионы алман ватандашлыгына ия. Төрек паспортлары белән килүчеләр әлбәттә төрекләр генә түгел, алар арасында көрдләр, чәркәсләр яки чеченнар да байтак булган.

Германиягә читтән эшчеләр китерү Икенче дөнья сугышында нык җимерелгән, шул ук вакытта икътисады зур тизлек белән үсә баручы бу илдә эшче куллар җитешмәве белән аңлатыла. Ул чакта бик ярлы ил булган Төркия ватандашлары исә акча эшләп кайту өчен Германиягә күпләп агыла башлый. Тел һәм заманча технологияләрне белмәгән читтән килүчеләр нигездә физик эшләргә җәлеп ителә.

1970 еллар башларында вазгыять үзгәрә һәм Германия өчен читтән күпләп эшчеләр җыю туктатыла. Әмма ул чакта инде 60 миллионлап кеше яшәгән Германия Федератив Республикасында төрекләр саны 1 миллион тәшкил итә һәм аларның күпчелеге тотрыклы рәвештә урнашып яши. Бу көннәргә Германиядә яшәүче төрекләр санының 2 миллион ярымга җитүе беренче чиратта аларның күбрәк бала табуы белән бәйле. Германиядә яшәүче төрекләр һәм алманнарның бүгенге хәле, үзара мөнәсәбәтләре һәм 50 ел элек төзелгән әлеге килешүнең әһәмияте турында Азатлык радиосының элекке хезмәткәре, хәзер Мюнхен шәһәрендә яшәүче Хәйретдин Садыйк сөйли:

Хәйретдин Садыйк Германиядәге кырымтатарлар җыенында чыгыш ясый
Хәйретдин Садыйк Германиядәге кырымтатарлар җыенында чыгыш ясый
– Төрек эшчеләре монда әзрәк акча эшләп кире кайтырбыз дип уйлаганнар иде. Үз илебезгә кайткач тормышыбыз рәхәт булсын дип килгәннәр иде инде. Ләкин шулай булып чыкмады, чөнки балалары туды, балалары монда укыды. Һәм алар кире кайту ягын карамадылар, без монда торабыз диделәр. Шуңа күрә төрекләр монда инде төпләнеп калды. Төрекләрнең Германия хөкүмәтенә бер теләкләре бар. Алар монда яшәргә телиләр, ләкин үз телләрен, үз мәдәниятләрен, үз гореф-гадәтләрен югалтмыйча Германия җәмгыятендә урын алырга телиләр.

Германия хөкүмәте исә төрекләрнең алманнар белән якынрак булуын, алар белән аралашуын телиләр. Алман телен өйрәнсеннәр, укысыннар, югары урыннарга күтәрелсеннәр. Надан булып калмасыннар. Йөк булып, социаль ярдәм алып ятмасыннар. Ләкин, бигрәк тә беренче буын төрекләр алман телен өйрәнә алмады. Икенче, өченче буын бик яхшы өйрәнде. Өченче буын укып, югары белем алып югары урыннарга күтәрелә башлады. Әмма Германия хөкүмәтендә югары белем алмаучы төрек яшьләренең күп булуы ризасызлык уята.

Хәйретдин әфәнде, ә менә бу 50 ел элек төзелгән килешүнең Германия икътисадына һәм Төркиягә ничек тәэсир итүе турында бу көннәрдә ничек сөйләнә? Ул чорда Төркиядән бик күп кешеләр арзанлы кул эшләренә, физик эшләргә китерелгән булган. Германия икътисадына аның ничек тәэсир итүе искә алынамы?

– Искә алына, әлбәттә. Германия икътисадының күтәрелүендә төрекләрнең роле бик зур булды. Германия Икенче дөнья сугышыннан бик җимерек хәлдә чыккан иде. Фабрик-заводларны тиз арада төзекләндерделәр, ләкин шәһәрләр җимерек иде. Шәһәрләрне төзекләндерү, йортларны төзү, бөтен авыр эшләрдә, әйтик, күмер һәм тимер шахталарында төрекләр эшләде. Алманнар аларга аз акча бирмәде. Аерма юк иде. Алман шул ук эшне эшләсә дә, төрек шул ук эшне эшләсә дә, барысы да бертигез ала иде. Болар читтән килгән, боларга аз акча бирик дигән нәрсә булмады. Һәм төрекләр, ничек кенә әйтмәгез, монда маңгай тире түгеп эшләүдән Төркиядә баедылар. Төркия икътисады Германиягә караганда арттарак иде. Германия акчасының кыйммәте зуррак иде. Германиядә йөзгә алганны Төркиядә утызга ала иделәр. Аларның чит ил акчасын Төркиягә кертүе Төркия икътисадына бик зур файда китерде. Бу акча Төркия завод-фабрикларына чит ил техникасы алырга да бик нык ярдәм итте. Шулай итеп, Төркия икътисады күтәрелүгә бу бик тә файдалы булды.
XS
SM
MD
LG