Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Сез нинди бәйрәмнәр бәйрәм итәсез?


Казан Кирмәненә "Казан Изге анасы" иконасын күрергә теләүчеләр җыелды
Казан Кирмәненә "Казан Изге анасы" иконасын күрергә теләүчеләр җыелды

"Азатлык" хәбәрчесе Бердәмлек көне бәйрәме чараларында булып, җыелган халыктан соңгы ял көннәрендәге бәйрәмнәрдән кайсыларын хуп күрүләрен белеште.


- 6 ноябрь көнне Корбан бәйрәмен бәйрәм итәбез. Менә бүген көн аяз булгач, ял итеп, урамда саф һава сулап йөрим әле. Бауман урамыннан узып барганда, бердәмлекне яклаучылар фиркасенең бәйрәмен күреп киттем. Алар митинг, концерт әзерләгәннәр иде.

- 4 ноябрьдә "Казан Изге Анасы" иконасы бәйрәме. Без шуны бәйрәм итәбез. Әле театрга барабыз. Аннан соң өйгә кайтып, дусларым белән чәй эчәргә җыенабыз. Шулай ук бүгенге көнне дәүләт ниндидер берләшү бәйрәме уздыра. Без анысын белмибез.

- “Бердәм Русия”нең халыклар тигезлеге көнен бәйрәм итүен карарга Чаллыдан ук килдек. 6 ноябрьдә Корбан бәйрәме. Корбан гаете – безнең иң зур бәйрәмебез. 5 ноябрьдә ир-атлар көне. Менә шуңа дүрт көн ял итәбез.

(6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итмисезмени, дигән сорауга әлеге кешеләр: Татарстан бармыни әле ул? Юк, без Русия көне белән генә яшибез, дип җавап бирде.)

- Без Татарстанга Якутиядән килдек, Баскет-холлда үткәрелә торган "Уңышлы кешеләр" дип аталган семинарга. Сездәге бәйрәмнәрне карап йөрибез.

- Мин Төркия кешесе. Бүген 4 ноябрь генә бит әле. Тиздән 6 ноябрьдә мөселманнарның Корбан бәйрәме була.

- “Халыкларның бердәмлеге көне” дип аталган бәйрәмдә халыкларның берләшүе күренми, киресенчә, халыклар төрле фиркаләргә, диннәргә, оешмаларга бүленеп, һәрберсе үзен күрсәтергә чыга.

Интернетка чыгып карасаң, рус халкының зарлануын күрәсең. Аларны, имеш, азиядән килгән эшчеләр кысрыклый. Мондый юнәлеш халыкларны таркатуга гына китерә. Шуның өчен мин бу бәйрәмне бәйрәм дә итмим һәм яратмыйм да.

- Бүгенге “Бердәм Русия”нең бәйрәменә Түбән Новгород шәһәренә хәтта Русия президенты барган.

- Хәзер бәйрәмнәр юк инде. Монда хәзер ”Яблоко” фиркасенең җитәкчеләренең берсе халык белән очрашырга килә. Мин шуңа гына килгән идем.

- 7 ноябрьне элек бәйрәм иткән кебек бәйрәм итәргә җыенабыз. Чөнки ул бәйрәм безгә ирек китергән бәйрәм. Һәм Корбан гаете көнендә мәчеткә гает намазына барабыз.

(“Русия алга, Русия- алга” дип, сафка баскан бер төркем яшьләр узып китте. “Нәрсәгә шулай акырасыз?” дип, бер ханым ризасызлык белдереп калды.)

- Мәчеттән кайтып киләм әле, намазга барган идем. Корбан гаете намазына әзерләнәбез.

- Без “Азатлык” яшьләре берлегеннән. Тукай һәйкәле янында пикет уздырабыз. Корбан бәйрәме вакытында 3 көн спиртлы эчемлекләрне сатудан тыярга дип дәүләттән таләп итәргә җыенабыз.

- Татарстан Конституциясе көне – безнең өчен бик зур бәйрәм. Бауман урамында пикетка чыгачакбыз.

- Татарстан Конституциясе көне булса да, кирәкле дәрәҗәдә эшли алмыйлар бит.

- Корбан бәйрәме – мөселманнар бәйрәме. Без аларны бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз. Ә Татарстан Конституциясе көне ул безнең Русия бәйрәме түгел.

- Бу нинди җыелыш? Әллә татарларга каршы митингмы бу? дип сорый бер бала.

- Без – 20 кеше Мәскәүдән экскурсиягә килгән идек. Һәм бик шатландык Казандагы Изге Ана иконасы бәйрәменә туры килүебезгә. Әмма үзебезнең тормыш рәвешебез дини тормыш түгел.
XS
SM
MD
LG