Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман дөньясы Корбан гаетен бәйрәм итә


Корбан гаете, 6 ноябрь 2011
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:47 0:00

​​[tatarstan.ru видеосы]

Мөселман дөньясында Корбан гаете башланды. Казан, Мәскәү, Уфада һәм дөньяның башка авыл-калаларында мөселманнар якшәмбе иртәсендә гает намазына җыелды, корбаннар чалды.


Казандагы Мәрҗани, Уфадагы Ләла-Тюльпан һәм Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетләрендә узган гает чараларыннан туры трансляцияләр оештырылды.

Казанның Мәрҗани мәчетендә бәйрәм вәгазен Татарстан мөфтие Илдус Фәиз сөйләде. Бәйрәм гыйбадәтендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Мәрҗани мәчетендә узган гаеттә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, 6 ноябрь 2011
Мәрҗани мәчетендә узган гаеттә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, 6 ноябрь 2011


Татарстан һәм Башкортстан президентлары Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Хәмитов үз республика халыкларын Корбан бәйрәме белән котлады. Татарстанда Корбан гаете рәсми бәйрәм санала. Башкортстанда ул күптән түгел гамәлдән чыгарылды.

Уфаның Ләла-Тюльпан мәчетендә бәйрәм вәгазен Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин сөйләде. Тәлгать хәзрәт үзенең вәгазендә Русия җитәкчеләренең котлау хатларын укыды һәм мөселманнарны татулыкка өндәп, алдагы сайлауларда катнашырга чакырды. Русия мөселманнарына бәйрәм котлауларын президент Дмитрий Медведев, премьер-министр Владимир Путин юллады.

Уфаның Ләла-Тюльпан мәчетендә бәйрәм вәгазен баш мөфти Тәлгать Таҗетдин сөйләде, 6 ноябрь 2011
Уфаның Ләла-Тюльпан мәчетендә бәйрәм вәгазен баш мөфти Тәлгать Таҗетдин сөйләде, 6 ноябрь 2011



Мәскәүдә төп бәйрәм чаралары Җәмигъ мәчете янындагы вакытлы мәчеттә үтте. [Мәчетнең төп бинасында төзекләндерү эшләре бара.] Бәйрәм вәгазен Русиянең Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин сөйләде. Гаеткә 80 меңнән артык кеше килгән, ләкин бу юлы оештыру эшләре яхшырак башкарылган, башка еллардагы шикелле халык тыгыннары күзәтелмәгән. Равил хәзрәт мөселманнарга мөрәҗәгать итеп, корбаннарын моның өчен махсус хәстәрләнгән урыннарда чалырга чакырды.

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә сыймаган халык бәйрәм вәгазен урамда тыңлады, Мәскәү, 6 ноябрь 2011
Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә сыймаган халык бәйрәм вәгазен урамда тыңлады, Мәскәү, 6 ноябрь 2011


Мәскәүдәге альтернатив мөфтият җитәкчесе мөфти Әлбир Крганов бәйрәм вәгазен “Сокольники” күргәзмәләр үзәгендә урнашкан бер павильонда сөйләде.

Согуд Гарәбстанында исә хаҗ гамәле тәмамлана. Хаҗилар шайтанга таш ату һәм Кәгъбәтулла тирәсендә әйләнү йоласын башкарды. Гает намазыннан соң анда да корбаннар чалынды. Согуд рәсмиләре әйтүенчә, быел хаҗ кылырга ике миллионнан артык мөселман килгән. Бәйрәм чаралары өч көн дәвам итәчәк.

Мәккәдәге Җәмигъ мәчете, 6 ноябрь 2011
Мәккәдәге Җәмигъ мәчете, 6 ноябрь 2011
XS
SM
MD
LG