Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтегорски шәһәрендә Бердәмлек көнен зурлап уздырдылар


"Дуслык" ансамбле чыгыш ясый
"Дуслык" ансамбле чыгыш ясый

Самар өлкәсе Нефтегорски шәһәрендә Бердәмлек көне уңаеннан төрле милләт вәкилләре, фольклор ансамбльләр катнашында концерт узды.


Нефтегорски шәһәре Самардан көньяк-көнчыгыш юнәлештә 102 чакрым ераклыкта урнашкан. Каланы дүртьяклап дала чорнап алган. Сиртмәләр ялкау гына җир маен суыра. Шәһәр үзәгендә – зур гына мәдәният сарае. Каршысында ямь-яшел чыршылар.

Нефтегорск шәһәренә 1960 елны нигез салганнар. Шәһәр исемен 1989 елны бирәләр. Шәһәрдә 19 200 кеше яши, шуларның 53,4%ы – хатын-кызлар. Эшче катлам даирәдә ирләрнең үлеме хатын-кызларга караганда дүрт мәртәбә күбрәк. Кризис чорында эшсезлек 10%ка җиткән булган, хәзер бу сан бик кечкенә.

Шәһәрдә яшәүче халыкның 88%ы – урыслар, 2,5%ы – мукшылар, 2,1%ы – татарлар, 1,9%ы – чуашлар, 1,85%ы – казакълар, 1,2%ы – украиннар, 1%ы – әрмәннәр.

Ноябрьнең 4ендә мәдәният сараенда Бердәмлек көне уңаеннан концерт чарасы оештырылды. Аллы-гөлле милли киемнәр кигән үзешчәннәр халык игътибарын үзенә җәлеп итте.

Берләшү бәйрәмен бик зур һәм тантаналы итеп оештырганнар. Сәхнәдә күз сагынган төсләр, киемнәр булды һәм колак сагынган җырлар яңгырады.

Халык җырлары түрәләрнең һәм милли хәрәкәт юлбашчыларының чыгышлары белән уралып барды. Шәһәр һәм район җитәкчеләре тирән эчтәлекле, милләтләрне олылап нотыклар тотты һәм концерт программасын ахырга кадәр карап, кул чабып утырды.

Сәхнәдән сөйләүчеләр күп булса да, тамашачыны ялыктырырлык булмады, чөнки һәрберсе үзенчәлекле фикер әйтте.

Район җитәкчесе Иван углы Владимир Корнеев: “Без яшәгән Русиядә һәр халык үзенең мәдәниятен сакларга хокуклы. Без һәр милләткә җыр-биюләрен сакларга шартлар тудырабыз. Матди ярдәм күрсәтеп киләбез”, диде.

Шәһәр түрәсе Егор углы Николай Алексеев: “Гомер-гомергә ватаныбыз иминлеге өчен барлык милләтләр дә кан койды. Тик бергә булган очракта гына Русияне аякка бастыра алачакбыз”, дип белдерде.

Сергий атакай поляклар белән булган сугышка тукталып, Русиянең бердәмлегенә мөселманнарның да керткән өлешен хөрмәт белән искә алды.

Чуаш, мукшы милли хәрәкәте җитәкчеләре бердәмлекне узган сугышлар аша тасвирласа, “Туган тел” җәмгыяте вәкиле “Русия урыслар өчен”, “Без урыслар өчен” шигарләрне күтәрүчеләрне ватаныбыз Русияне җимерүчеләр дип атады.

Шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Светлана Митрофанова, мәдәният сараеның сәнгать җитәкчесе Надежда Скарлынина шәһәрдә эшләп килүче татар җыр ансамбле турында иң мактаулы сүзләр әйтте. Нефтегорски каласында да милли оешманы беренче булып татарлар булдырган икән.

Нефтьчеләр шәһәрендәге бассейнны да югары медицина белемле милләттәшебез Дамир кызы Светлана ханым җитәкли, олы яшьтәге әнисе – татар ансамблендә оста җырчы.

“Дуслык” исемле коллектив күбрәк татар халык җырларын башкара. Җитәкчеләре Фәния Хисмәтуллина Татарстанның атаклы Сарманыннан. Үзләренә бик затлы татар күлмәкләрен тектергәннәр. Чиратта читекләр тектерү тора, тик әлегә Татарстанда кая мөрәҗәгать итәргә белмиләр.

Бәйрәм уңаеннан фойеда кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Татарларның монда катнашмавы гына бераз күңелне китте.

Шәһәрдә мәчет юк һәм башлап йөрергә теләк белдерүче дә күренми. Татар зираты аерым. Исем кушу, никах уку, мәет җирләү аерым шәхесләр җилкәсендә. Нефтегорски әлегә мулласыз.

Шунысы өмет калдыра: биредә милли йөрәкле татарлар әле сакланган. Араларында әйдәман гына җитешми.

XS
SM
MD
LG