Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция премьер вазыйфасына кеше эзли


Европа Үзәк банкы башлыгының элекке урынбасары Лукас Пападемос (c) һәм Грециянең хәзерге финанс министры Евангелос Венизелос (у)
Европа Үзәк банкы башлыгының элекке урынбасары Лукас Пападемос (c) һәм Грециянең хәзерге финанс министры Евангелос Венизелос (у)
Грециянең алдынгы сәясәтчеләре бүген илнең яңа премьер-министры вазыйфасына намзәтләрне тикшерә. Ул Милләт бердәмлеген тәэмин итәргә тиеш булган вакытлыча хакимиятне җитәкләячәк.

Хәзерге премьер Георгиос Папандреу кичә вазыйфасыннан китәргә ризалыгын белдерде.

Яңа хакимият февральгә хәтле Грециядә парламент сайлаулары узганга кадәр эшләячәк.

Якында илнең хакимияте Европа Берлеге белән бурычлар кризисын бетерү турындагы килешүне раслап аны чынбарлыкка ашырырга, дефолтны булдырмау һәм еврозонада калу өчен чаралар күрергә тиеш.

Премьер-министр вазыйфасына намзәтләр арасында - Европа Үзәк банкы башлыгының элекке урынбасары Лукас Пападемос һәм Грециянең хәзерге финанс министры Евангелос Венизелос бар.
XS
SM
MD
LG