Accessibility links

Башкортстан коммунистлары Октябрь инкыйлабын искә алды


Уфада Октябрь инкыйлабына багышланган тантаналы йөреш, 7 ноябрь, 2011 ел
Уфада Октябрь инкыйлабына багышланган тантаналы йөреш, 7 ноябрь, 2011 ел

7 ноябрь Башкортстан коммунистлары Октябрь инкыйлабын бәйрәм итте. Уфада әлеге уңайдан тантаналы йөреш һәм митинг узды.


Тантаналы йөреш Спорт сарае янында башланып, башкаланың Ленин мәйданына кадәр дәвам итте. Ул тынлы оркестрга ияреп тротуардан тәпиләүдән гыйбарәт булды. Анда йөзгә якын кеше катнашты.

Тантаналы йөреш Уфаның Ленин мәйданына килеп, Ленин һәйкәле астына җыелган төркем белән кушылганнан соң митинг башланып китте. Митингта ике йөзгә якын кеше катнашты. Күпләр һәр елдагыча өлкән яшьтәгеләр иде. Көн суык булуы сәбәпле, чыгышлар бик кыска булды. Чыгыш ясаучылар Русиядә үткәрелгән сәясәткә тәнкыйть яудырды. “Бердәм Русия” фиркасенең сайлау алды көрәшендә канун бозулары аталды, сайлауларда дәррәү катнашырга чакырган чыгышлар ясалды. Башкортстан җитәкчеләренә тәнкыйть сүзләре төшмәде диярлек. Чара ахырында резолюция кабул ителде.

Без чарада катнашучылар фикерен белештек.

“Башкортстан коммунисты” гәзитенең баш мөхәррире Мадрель Гафуров:

“Быелгы бәйрәм үзгә шартларда үтә. Чөнки Уфада Ленинга яңа һәйкәл ачылды. Бу, минемчә, зур вакыйга. Патшаларга, башка билгеле шәхесләргә һәйкәлләр бар, ә ни өчен Ленинга булмаска тиеш? Бу мәдәни байлык та булып тора бит әле. Уфага Русия коммунистлары башы Геннадий Зюгановның да килеп китүен искә төшерәсем килә. Болар барысы да безнең фирканең абруен күтәрә”.

Фирка рәисенең элекке урынбасары Ринат Габидуллин:

“Үзәк телевидениедә төрле ток-шоулар бара. Аларда гел генә безнең фирка вәкилләре җиңеп килә. Бу күп нәрсә турында сөйли. Фирка җитәкчелегенә яшьрәк, заманча фикерләүче, кыюрак кеше килсә, киләчәк безнең кулда булачак. Иманым камил.”

Ветеран журналистлар берлеге рәисе Марсель Сәлимов:

“Мин Советлар берлеге дигән илнең элекке ватандашы буларак, шуны әйтәм: без зур һәм көчле илдә яшәдек. Күп кенә уңай эшләр дә башкарылды. Алар тарихта калды. Без аны онытмыйбыз. Шуңа бу бәйрәм дә онытылмаячак. Гомумән, без бәйрәмнәрне ярата торган ил”.
XS
SM
MD
LG