Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дәреслекләрдә нигә Идел болгарлары турында мәгълүмат юк?"


Азат Надыров
Азат Надыров

Самарның 74нче мәктәбендә балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү турында сөйләшү узды. Чарада катнашучылар күпмилләтле илдә милләтара тынычлыкны саклау юлларын эзләде.


Фикер алышырга тарихчыларны, укытучыларны, китапханә мөдирләрен, галимнәрне, мәгариф хезмәткәрләрен һәм дәүләт җитәкчеләрен чакырганнар. Аерым милли үзәкләрнең юлбашчыларын да катнаштырганнар иде. Татарлар исеменнән бу очрашуга Камил углы Азат Надыров барды. Әңгәмәбез аның белән.

Азат әфәнде, сөйләшүдә нинди сораулар күтәрелде?

– Төп максат – илдә ыгы-зыгысыз яшәү юлларын табу, төрле милләт вәкилләре арасында бер-берсенә түземлелек тәрбияләү. Моны ничек эшләргә?

Төрле мисаллар китерелде, төрле юллар күрсәтелде. Ләкин дә эчтәлеге бер: бар халыкларның да даһилары тарих китапларында урын алырга тиеш. Һәр бала үзе яшәгән төбәкнең тарихын яхшы белергә тиеш.

Тарихчы, галим Александр углы Станислав Репеницкий үзенең чыгышында әйтте: "Мәктәп тарих китапларында Мәскәү, рус халкы тарихы гына булырга тиеш түгел. Русиядә яшәүче башка халыклар турында да мәгълүмат булырга тиеш. Мәсәлән, нигә Идел болгарлары турында мәгълүмат бирелми? Самар җирлегендә руслар килгәнче әллә бушлык булганмы?" диде.

Ә сез үзегез чыгыш ясадыгызмы?

– Ясадым һәм түбәндәге фикерләрне яңгыраттым. Бүгенге көндә яшьләр экраннан “Русия руслар өчен!” шигарен ишетеп, шул язмаларны диварларда укып үсәләр. ЛДПРның “Без руслар яклы!” шигарен сеңдереп яшиләр.

Милли республикаларны бетерүгә юнәлгән саф-сата куерталар. Сүз төпләре шунда ки, имештер бөтен бәлалар да вак милләтләрдән. Бу инде 30 еллардагы фашистик Германияне хәтерләтеп җибәрә.

Мәктәп программасына милли-региональ компонентны кайтарып кына, патриотизм тәрбияләүне эзгә салырга була.

Ватанпәрвәрлекне мәктәптән тыш тәрбияләп буламы соң?

– Була. Америка киноларында ак кешеләр белән бертигез икенчеләре дә күрсәтелә һәм, әйтергә кирәк, яхшы образ итеп. Безнең киноларда урыслар гына яхшы. Әле булган документаль фактны да бозып күрсәтәләр. Мәсәлән, Кандагардан качкан очкычның командиры татар булса да, кинода аны урыс итеп күрсәтәләр.

Тел белеме аша патриотизм тәрбияләп буламы?

– Ничек кенә була әле. Татар була торып, үз телен белмәсә, ул патриот түгел. Милләтеңне, мәдәниятеңне, гореф-гадәтләрне саклый белү, аларны яшь буынга тапшыра белү – болар барчасы да ватанпәрвәрлекнең нигезе.
XS
SM
MD
LG