Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хаменеи: АКШ яки Израил һөҗүм итсә, җавап кырыс булачак


Иранның рухи лидеры аятулла Хаменеи, АКШ яки Израил Иранның атом корылмаларына һөҗүм итсә, аларга каршы җавап бик кырыс булачак, дип янады.

Кичә Израил халыкара оешмаларны Иран атом төш програмыннан баш тартсын өчен бөтен чараларны күрергә чакырган иде. Аңа кадәр Израил рәсмиләре Иранда атом коралы ясалган дип шикләнелгән урыннарны бомбалау мөмкинлеген дә әйтте.

Сишәмбе Халыкара атом энергия идарәсе Иранның атом програмы хакында яңа мәгълүматлар җиткерде. Анда Иранның атом коралын булдырырга тырышуы җитди куркыныч тудырганлыгы турында әйтелә. Тәһран исә әлеге програмда бернинди куркырлык әйбер юк, ул тыныч шартларда куллану өчен эшләнә дип әйтә.
XS
SM
MD
LG