Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан НАНОреспублика статусын алмакчы


Күргәзмәдә нанотехнология кулланып эшләнгән тауарлар күрсәтелде
Күргәзмәдә нанотехнология кулланып эшләнгән тауарлар күрсәтелде

Бүген Казанда нанотехнологияләргә багышланган күп кенә чаралар үтте. Көннең беренче яртысында Татарстанда нанотехнологияләр кулланачак завод ачылды. Ә төштән соң КФУ бинасында “Карагыз, бу – НАНО” дигән күргәзмә эшли башлады.


Татарстанда нанотехнологияләр турында моңарчы сөйләшүләр генә уздырылса, бүген исә әлеге сөйләшүләрдәге фикерләрнең ничек итеп гамәлгә ашуын да күреп булды.

Русиядә заводлар таркалып барганда, Казанда яңасы ачыла

Бүген Казанда нанотехнологияләрдән файдаланып сыгылмалы төрү материалы эшләп чыгаручы завод ачылды. Әлеге заводка моннан ике ел элек нигез салынган булган. Һәм аны сафка бастыру өчен 2 миллиард 450 миллион сум акча тотылган.

"Карагыз, бу - Нано" күргәзмәсеннән бер күренеш
"Карагыз, бу - Нано" күргәзмәсеннән бер күренеш
Тулы көченә киләсе елдан эшли башлаячак завод шул ук елны 3 миллиард 600 миллион сумлык тауар эшләп чыгарырга җыена. Аның 30%ы Татарстанда калачак дип ышандыра завод җитәкчелеге.

Җитәкчелек дигәннән, гадәттә берәр ачылыш булганда Казанга атлыгып килергә торган Мәскәү түрәләре бу юлы да читтә калмады. “Роснано” җитәкчесе Анатолий Чубайс әлеге чарага бер көн алдан килүне өстен күрде. Чубайсны Татарстан президенты шәхсән үзе Казан һава аланыннан каршы алды.

“Татарстанда сүзләр гамәлгә аша”

Бүгенге ачылыш тантанасына катнашкан Мәскәү түрәсе, заводны сафка бастыручыларга рәхмәтләрен җиткереп, проектның үзенчәлекле булуына басым ясады.

“Заманча кулланучыга заманча төргәкле тауар тәкъдим ителәчәк. Татарстанда эшләнергә тиешле эшләр сүздә генә калмый, ә һәрвакыт тормышка да аша”, дип белдерде ул. Аның бу сүзләре, Русиядә эшләнергә тиешле эшләр, димәк, сүздә генә кала инде, дигән фикер тудырды.

Заводка килгәндә исә, анда хәзерге көндә 320 яңа эш урыны булдырылган. Алга таба монда 600ләп кеше эшләячәк. Алар үтә-күренмәле полимер пленка һәм аның нигезендә төргәк материаллар җитештереп чыгарачак. Яңа завод елына 46 мең тонна мал җитештерәчәк.

НАНОны күреп тә була

Әлеге завод ачылышыннан соң президент Рөстәм Миңнеханов белән Анатолий Чубайс Казан Федераль Университетында “Карагыз, бу – НАНО” дигән нанотехнологияләр күргәзмәсенең ачылышында да катнашты.

"Карагыз, бу - НАНО" күргәзмәсе ачылышында балалар да катнашты
"Карагыз, бу - НАНО" күргәзмәсе ачылышында балалар да катнашты
Алар әлеге күргәзмәдә заманча энергия саклау технологияләре, уникаль наночималлар, нанотехнологияләр дөньясын аңларга ярдәм итүче заманча тикшеренү җиһазлары белән якыннан танышты.

Бүген Казанда шулай ук нанотехнологияләргә багышланган “iCamp Kazan-2011” дигән IT-форум да ачылды. Мондый форум Казанда беренче тапкыр үтә. Форумны оештыручылар әлеге чара белән тәҗрибә, идея һәм мөмкинчелекләрне бергә очраштыруны максат итеп ала.

3 көн барачак чарага 400 кеше катнашыр, 15 доклад, 70 сәгать лекция укылыр дип көтелә. “IT-Парк”та үтәчәк форумда нанотехнологияләргә кагылышлы 350ләп кызыклы проект тәкъдим ителәчәк.
XS
SM
MD
LG