Accessibility links

Кайнар хәбәр

Италия премьер-министры Сильвио Берлускони вазифасыннан китте


Италия премьер-министры Сильвио Берлускони вазифасыннан китте. Аның китү турындагы гаризасын ил президенты Джиорджио Наполитано кабул итте.

Парламент бинасы янына җыелган йөзләрчә халык Берлускониның вазифадан китүен хуплады.

Күчеш хөкүмәтнең яңа башлыгы итеп Еврокомиссиянең элекке җитәкчесе – 68 яшьлек экономист Марио Монти куелыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG