Accessibility links

Татарстанда ярдан аерылган боздан 202 балыкчы коткарылды


Татарстанда Куйбышев су саклагычында ярдан аерылган боздан 202 балыкчы коткарылды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика идарәсе белдерүенчә, боз ярдан Лаеш районындагы Атабай авылы тирәсендә аерылган.

Анда калган балыкчыларның берсенә дә зарар булмаган.

Коткару эшләрендә 62 кеше, 18 техника һәм көймәләр катнашкан.

Боз аерылган урында Иделнең киңлеге җиде чакрым, тирәнлеге 10-15 метр, агым тизлеге сәгатенә бер чакрым. Боз ярдан 300 метр чамасы аерылган булган.
XS
SM
MD
LG