Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мансур Шәрипов гаделлек өчен көрәшә


Мансур Шәрипов
Мансур Шәрипов

Башкортстан дәүләт университетының татар кафедрасы доценты, “Рамазан” төрки агарту үзәге рәисе, Татарстанның халык җырчысы Марат Шәриповның улы – Мансур Шәрипов экстремистлыкта гаепләнеп, ярты ел тикшерү изоляторында булып чыккан иде. Иреккә чыкканнан соң Мансур үзенә карата көч куллануларны тикшертү өчен көрәш башлады.


Ирегеннән мәхрүм булган чорда Мансур Шәриповка җәзалау ысуллары кулланганнар. Бу хакта ул шуларны сөйләде:

“Агымдагы елның 8 сентябрь көнендә мин Уфа шәһәренең Достоевский урамында урнашкан төрмәдә сакчылар һәм төрмә хезмәткәрләре тарафыннан кыйналуга дучар булдым. Әлеге вакытта Уфа шәһәренең тикшерү органнары бу хәлне тикшерәләр һәм бу җинаять буенча җинаять эше башларга җыеналар.

Миңа карата булган бу җинаять безнең республикада ислам динен өйрәнүдә активлык күрсәткән мөселман яшьләренә карата махсус органнарның, полициянең рәхимсез һәм гадел булмаган җинаятьчел мөнәсәбәтенең бер чагылышы булып тора. Мәсәлән, агымдагы елның октябрь аенда Сибайда алты мөселман егете федераль Хәвефсезлек органнары тарафыннан вәхшиләрчә җәзалауга дучар булалар: аларны эт урынына кыйныйлар, авызларына пыяла шешә, очлы тимерләр тыгалар. Махсус орган хезмәткәрләренең максаты бер: егетләр үзләрен экстремист итеп танысыннар!

Күптән түгел Уфада өч яшь мөселман хатыны экстремизмда гаепләнеп, хөкемгә тартылды. Бу хөкемгә тартылган төркемнең җитәкчесе дип дүрт балалы яшь хатын игълан ителә. Бу хатынның дүртенче баласына бер генә яшь. Болар барысы да ислам диненә бирелгән, үз карашларын яклаган яшь мөселманнарны эзәрлекләүгә ачык мисал булып тора.

Ничек кенә безне кыйнамасыннар, мәсхәрә итмәсеннәр, ислам юлында без ныклы фикердәбез. Мин бу юлда, үзебезнең хаклы икәнебезне яклауда бар көчемне бирәчәкмен. Иң мөһиме, шагыйрь әйткәнчә:

“Киң күңелле бул эчеңнән,
Мыскыл ишетсәң, “вак” диген.
Таптасыннар, хурласыннар
Тик җаның хурланмасын!”

Мансур Шәрипов тикшерү изоляторыннан чыкканнан соң үзенә карата көч куллануларны тикшертү өчен көрәш башлаган иде. Башта аның гаризалары кабул ителмәгән, җәзалау һәм басымнарны “гадәти ысуллар куллану сәбәпле” дип аңлатканнар. Инде килеп, хокук яклаучылар кысылышы белән, аның гаризалары карала башлаган.

“Кеше хокуклары өчен” оешмасының Башкортстан бүлекчәсе рәисе Леонид Чернов бу уңайдан шуларны сөйләде:

“Без Мансур Шәрипов мәсьәләсен үз күзәтүебезгә алдык, тикшерү шуның нәтиҗәсендә башланды. Бүгенге көнне Мәскәүдән, федераль тикшерү бүлегеннән килгән вәкил эшли. Әлеге вакытта Сибайда мөселман яшьләренә көч куллану уңаеннан да Русия прокуратурасына гариза әзерлибез.”
XS
SM
MD
LG