Accessibility links

Кайнар хәбәр

Булдыклы яшьләр акча таба


Август аенда узган остаханәдә катнашкан яшьләр инде беренче уңышларына иреште
Август аенда узган остаханәдә катнашкан яшьләр инде беренче уңышларына иреште

12-13 ноябрь көнне "Корстон" сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә “Эшкуарлыкка беренче омтылыш” дигән остаханә үткәрелде. Әлеге чараны Татарстан яшьләр министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать пулаты, Студентлар лигасы һәм “Сәләт” фонды белән берлектә "Бизнес-молодость - Казань" компаниясе оештырды.


Яшьләргә үз эшләрен ачып җибәрү беркайчан да соң түгел, моның шулай икәнен танылган эшмәкәрләр Петр Осипов һәм Михаил Дашкиев дәлилләде. 2010 елның 14 июлендә оешып киткән “Бизнес-молодость” хәзерге вакытта 9 шәһәрне колачлый: Мәскәү, Петербур, Калининград, Ульяновск, Чабаксар, Самар, Уфа, Волгоград һәм, ниһаять, 12 ноябрь көнне алар Казанны да яулады.

“Корстон” сәүдә һәм күңел ачу үзәгендәге әлеге зур бизнес-тренинг “Мураками” солисткасы Диләрә Ваһапова җырлары белән башланып китте. Җыелган халык гөр килде, шуны искәртеп үтәргә кирәк: 2 меңнән артык тамашачының 99%ы яшь буын вәкилләре иде.

Диләрәдән соң сәхнәгә миллионер, танылган хореограф Яков Рогов чыкты. Ул үзенең бу дәрәҗәгә ничек үҗәтләнеп күтәрелгәнен бәян итте. Һәм ниһаять, зарыктырып кына "Бизнес-молодость" федераль проектының авторлары – эшмәкәрләр Петр Осипов белән Михаил Дашкиевка да сүз җитте.

Проект авторларының фикеренчә, “яшь чакта бизнеска тотыну һәм, гомумән, аңа кереп китү бик авыр. Ниндидер очраклылык белән аңа кереп китсәң дә, соңга таба синең эшләрең җимерелә башлый, дусларың синнән читләшә, ә әлеге проект ярдәмендә бизнеска тотыну бик җайлы һәм ул әллә ни зур финанслар да таләп итми".

"Синең кебек үк фикерләре белән янучылар монда күп, монда үз бизнесын булдырырга чып-чынлап тотынучылар җыела бит, һәм безнең проект кулыннан килгәнчә яшьләргә ярдәм итә”, дип мөрәҗәгать итте алар җыелган яшьләргә.

Проект авторлары - Петр Осипов (с), Михаил Дашкиев
Проект авторлары - Петр Осипов (с), Михаил Дашкиев
Шуны искәртеп китәргә кирәк, хәзерге вакытта “Бизнес-молодость”ның ирешкән уңышлары да әз түгел: болар – 115 бизнес, гади “вконтакте”дагы сатулардан башлап, эре күпләп сату компанияләренә кадәр.

Остаханәнең беренче көнге очрашуына керү бушлай иде. Ә инде чираттагы ике көне 8 мең сум чыгым таләп итә. Ләкин тренинг барышында аның бәясен 7500 сум дип билгеләделәр. Шунысы кызык, башка шәһәрләрдә әлеге бәягә 4 көн тренинг тәкъдим иткән булсалар, Казанда алар ике генә көн дәвам итә.

Әлеге остаханәгә башкаланың бизнес белән кызыгучылары гына түгел, ә Уфаның да булачак яшь эшмәкәрләре җыелган иде. “Бизнес-молодость” Казан филиалының җитәкчесе булып торган Нияз Мортазин да әлеге зур очрашу турында үз фикерләрен белдерде:

“Бизнес-молодость” Казанга беренче тапкыр 2011 елның 11 августында килгән иде. Алар шул вакытта ук бер төркем яшьләрне җыеп, әзерлек эшләренә тотынды. Сәхнәгә чыккан яшь егет-кызлар шулар иде.

Хәзер инде аларның уңышлары шактый зур һәм айлык керемнәре 50-60 меңгә кадәр җитә. "Бизнес-молодость"ны ниндидер тренинг кына дип санаучылар нык ялгыша. “БМ” – ул мәктәп кенә дә түгел, монда яшиләр, белем алалар, тәҗрибә туплыйлар.

Әйтәләр бит, кеше яңа тормышка әзер булырга тиеш дип, әгәр син чын-чынлап әзер икәнсең, димәк курыкмыйча “Бизнес-молодость”ка килә аласың".

3 сәгатькә сузылган әлеге остаханә көне курыкмаска, икеләнүне җиңәргә, үзеңдә зур ышаныч тудырырга өйрәтте. Ә төп максаты – проект авторлары үзләре белдергәнчә, "үзебезгә акча эшләү һәм шул исәптән яшь буынга да акча эшләргә өйрәтү".
XS
SM
MD
LG