Accessibility links

Кайнар хәбәр

Intertat.ru: "Казанны хаталы “маңкорт” билгеләр басты"


Мәүлетов әфәнде Казан урамында Мәүлетова ханымга әйләнгән!
Мәүлетов әфәнде Казан урамында Мәүлетова ханымга әйләнгән!

Соңгы атналарда Казан урамнарында яңа юл билгеләре калкып чыккан. Берьяктан, аларда татар теленең онытылуы күзгә ташлана. Икенче яктан, инглиз теле дә чамалы, дип яза Intertat.ru басмасы.


Урам чатларында соңгы атналарда яңа юл билгеләре калкып чыккан. Аларда рус һәм инглиз телләрендә урам атамалары, вокзал, метро, аэропорт, спорт комплексларына юнәлеш күрсәтелгән. Берьяктан, биредә татар теленең онытылуы күзгә ташлана, һәм бу туризм тармагын үстерү өчен мөһим нәрсә – милли колориттан аңлы рәвештә ваз кичү турында сөйли. Икенче яктан әлеге билгеләр шәһәрнең чит ил кунакларын каршыларга бөтенләй әзер булмавын күрсәтә. Чөнки инглизчә язылган урам исемнәре Шекспир теленең грамматикасына бөтенләй буйсынмый...

Intertat.ru язмасы тулысынча
XS
SM
MD
LG