Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Австралия хәрби хезмәттәшлекне киңәйтә


Кушма Штатлар һәм Австралия хәрби хезмәттәшлекне киңәйтә.

Чәршәмбе, АКШ президенты Барак Обама белдергәнчә, Австралиянең Дарвин шәһәренә урнашкан Американың диңгез һәм һава көчләре хәрбиләре саны 2012 ел уртасына күпкә артачак. Бу хакта Обама Австралиядәге рәсми сәфәре вакытында әйтте.

16 ноябрьдә Кушма Штатлар президенты Австралиянең премьер-министры Джулия Һиллард белән киңәшмә үткәрде. Пәнҗешәмбе, Барак Обама Австралия парламентында да чыгыш ясарга тиеш. Ул Азия-Тын океан төбәгендә Кушма Штатларның хәрби хезмәттәшлеген киңәйтү планын сөйләр дип көтелә.

Бүген Кытай тышкы эшләр министрлыгы, АКШ һәм Австралиянең хәрби хезмәттәшлеге, Азия-Тын океаны төбәгендә тынычлык урнашуга булышлык итәчәк дигән фикергә шик белдерде.
XS
SM
MD
LG