Accessibility links

Коммунистлар бюджетны киредән сүтеп җыймакчы


Коммунистлар партиясенең Казан бүлеге депутатлары Рафаил Нуретдинов һәм Хафиз Миргалимов
Коммунистлар партиясенең Казан бүлеге депутатлары Рафаил Нуретдинов һәм Хафиз Миргалимов

25 ноябрь көнне Дәүләт Шурасы республика бюджетын икенче укылышта караячак. Беренче укылыш вакытында залдан чыгып киткән коммунистлар бу юлы башка алымнар кулланырга уйлый.


25 ноябрь көнне Дәүләт Шурасының чираттагы сессиясе. Көн кадагында киләсе елга республика бюджет проектынының икенче укылышы. Узган сессиядә беренче укылыш вакытында коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге фикерләшү алымы белән килешмичә залдан чыгып киткән иде.

Дәүләт Шурасында узган матбугат очрашуында Татарстанның баш коммунисты Хафиз Миргалимов, киләсе утырышта теш-тырнагыбыз белән ябышып, үзебез керткән төзәтмәләрне раслатырга тырышачакбыз, дип белдерде. Татарстанның киләсе ел бюджетына коммунистлар партиясе барлыгы 92 төзәтмә керткән, әлегә аларның берсе дә кабул ителмәгән.

Хаталы бюджет

Республиканың киләсе ел һәм 2013-2014 еллар бюджеты проектына нибарысы 267 төзәтмә кертелгән. Бу әле беренче укылыш барышында. КПРФлар 92 төзәтмә керткән, ләкин профильле комитет утырышында берсе дә кабул ителмәгән. "Чөнки ул бердәм русиялеләр комитеты", ди Хафиз Миргалимов.

Тиздән икенче укылыш. “Бюджетның нинди булуыннан безнең алдагы тормыш хәл ителә. Ә аны аннан-моннан гына карап кабул итмәкчеләр. Каядыр ашыгалар”, ди ул.

"Бюджет тикшерү булмады, хакимият партиясен пропагандалау трибунасына әйләнде, без мондый фикерләшү формасы белән килешә алмадык", дип тә өстәде депутат сессия вакытында залдан чыгып китүләренә аңлатма биреп.

Коммунистларның үз бюджеты

Моңа кадәр дә, хәзер – сайлаулар алдыннан да төрле партияләр халыкка якты тормыш вәгъдә итеп, бары тик чыгымнар арттыру турында гына сөйли иде. Коммунистлар үз җыелышларын уздырып, бюджетны үзләренчә санаган. Анда керем һәм чыгым өлешләрен унар миллиардка арттыру каралган. Бу керемгә һәм физик затларга салым хисабыннан.

“Хөкүмәт бюджет төзегәндә сайлаулар алдыннан булганга күрә нефтьнең бер баррелен йөз доллардан куйды, аның йөз доллар булганы беркайчан да юк. Бу сайлау алдыннан хакимият партиясенең үзенә күрә бер пропагандасы. Керемне арттырып, без халык турында менә ничек яхшы уйлыйбыз, дип әйтергә теләве.

Нефтькә бәя төшеп, бюджетны кире карарга мөмкиннәр, без исә аны 70 доллардан санадык, дип аңлатты фирка депутаты Рафаил Нуретдинов.

2012 елгы фаразларга караганда, республикада уртача хезмәт хакы Русиядәге уртача хезмәт хакы белән чагыштырганда 10 процентка түбән. "Татарстан алдынгы төбәкләр рәтендә, нигә болай икәнен аңлавы кыен", ди Рафаил Нуретдинов.

Акчаны кая куярга?

Акчаны каян алырга кирәклеген күрсәттеләр. Чыгымнарга килгәндә, акча белән нинди тишекләрне ямарга кирәклеген Хафиз Миргалимов төртеп күрсәтте:

"Дәүләт укытучыларның, медицина хезмәткәрләренең сайлап кына хезмәт хакларын арттырды. Ә бит кече хезмәткәрләр һаман 2 меңгә эшләп йөри. Хезмәт хакларын арттыру зарур.

Икенче эш итеп, социаль торак төзергә кирәк. Дәүләт бөтен газ-нефтьне олигархларга биреп бетерде дә, хәзер Путин белән Медведев алардан теләнеп йөри. Дәүләттә милекнең ун проценты гына калды. Аның белән генә социаль проблемаларны хәл итеп булмый", диде ул.

Коммунистлар ахырга кадәр көрәшәчәк

Ришвәтчелекне бетереп, акчаны халыкка юнәлдерергә кирәк. Коммунист Миргалимовның шигаре әнә шундый. “Югары Ослан районының элеккеге башлыгы Тимофеевның җир сатканын хисап пулаты белмәгән дип әйтеп булмый. Ришвәтчелеккә чик куеп, акчаларны халык мәнфәгатенә юнәлтә белергә кирәк”, ди депутат.

Шулай итеп, коммунистлар документка үз төзәтмәләрен кертү өчен теш-тырнагы белән ябышачак. Алар башка вакытта залны ташлап чыгып китмәскә карар кылган. "Без хакимият партиясенә моннан соң рәхәт канәгатьләнү хисе бүләк итмәячәкбез", диде Хафиз Миргалимов
XS
SM
MD
LG