Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов : “Оптимальләштереп хата ясадык”


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыда үткән киңәшмәдә: “Оптимальләштереп хата ясадык”, дип белдерде. Миңнеханов фикеренчә, авылда фельдшер да, бер генә балалы булса да мәктәп тә эшләргә тиеш.

Бу сүзләрне ул шәһәр активы белән очрашканда әйтте. Президентның Чаллыга сәфәре уңаеннан халык Тукайга һәйкәл дә ачылыр дип көткән иде. Әмма ул булмый калды. Сәбәпләре әйтелми.

Тукай һәйкәлен 18 ноябрь көнне урнаштырганнар. Әлеге һәйкәл Тукай янында “Кисекбаш” торганга кайберәүләрнең күңеленә хуш килми.

Һәйкәлне 22 ноябрьдә ачачаклар дигән фаразлар да бар.
XS
SM
MD
LG