Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда балыкчыларның каршылык чарасы булды


Казанда меңнән артык кеше Русиядә балык тотканга түләү кертүгә каршылык белдереп митингка җыелды. Март аенда Русия күләмендә әлеге таләп белән үткән чараларның иң зуры Казанда булган иде. Ул вакытта биш меңләп кеше килде.

Ул вакыттагы таләпләрдән соң канун өлгесе үзгәртергә җибәрелде. Сентябрь аенда Росрыболовство аның яңа өлгесен тәкъдим итте. Әмма балыкчылар, әллә ни үзгәрешләр кертелмәгән, Идел ярларын янә хосусый эшкуарларга бирергә җыеналар, дип белдерә.

Бу проблем килеп тугач “Русия балыкчылар берлеге” оештырылган иде, Казандагы митингны да ул үткәрде. Берлек бу юлы да урамнарга күбрәк кеше алып чыга ала идек, дип белдерә. Татарстан җитәкчелеге алар белән сөйләшүләр алып барганга әлегә ул юлга бармаганнар.

Митинг килешенгән булган, полиция аны үткәргәндә каршы төшмәгән.
XS
SM
MD
LG