Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниядә парламентка сайлау үтә


Якшәмбе Испаниядә парламентка вакытыннан элек сайлау үтә. Әлеге сайлауда хакимияттәге социалистлар фиркасе белән либерал Халык фиркасе төп көндәшләр. Сайлау кампаниясенең төп темасы илне икътисад кризисыннан чыгару иде.

Еврозонадагы илләр арасында Испаниядә эшсезлек иң зуры һәм шулай ук дәүләт бурычлары да үсә.

Социалистлар акчалы кешеләрнең салымнарын арттырырга тәкъдим итә, ә көндәшләре салым авырлыкларын киметергә, хезмәт кануннарын җиңелләштерергә чакырды.

Сайлау алдыннан булган сораштырулар Халык фиркасенең җиңү мөмкинлеге зуррак булуны күрсәтә.
XS
SM
MD
LG