Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр хөкүмәте вазифаларыннан китәргә гариза биргән


Каһирәдә янә чуалышлар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:32 0:00

Каһирәдә полиция белән каршылык белдерүчеләр арасында өченче көн дәвам иткән бәрелешләрдә кимендә 20 кеше корбан булган, йөзләрчәсе яраланган.

Каһирәнең Таһрир мәйданында тагын халык җыеннары көчәя барганда, хөкүмәт вазифасыннан китәргә гариза биргән.

Мисырның Әссам Шәрәф җитәкчелегендәге хөкүмәтнең 21 ноябрьдә вазифадан китү турында гариза бирүе хәбәр ителә. Бу гаризаның элекке президент Хөсни Мөбәрәк бәреп төшерелгәннән соң сайлауларга кадәр хакимиятне вакытлыча үз кулына алган Югары хәрби шура тарафыннан раслануы шарт.

Хөкүмәтне вазифадан китәргә Каһирәнең Таһрир мәйданында хакимияткә каршы урам җыеннарында күпсанлы кешеләрнең үлүе мәҗбүр итә.

Ферваль аенда утыз еллап җитәкчелек иткән Хөсни Мөбәрәкне хакимияттән китәргә мәҗбүр иткән зур демонстрацияләр нәкъ биредә кайнаган иде. Инде Мөбәрәктән соң җитәкчелекне вакытлыча үз кулына алган хәрби хакимиятнең цивиль хөкүмәткә юл бирүен таләп итүче демонстрациячеләр белән полиция арасындагы бәрелешләрдә атна ахырында кимендә 22 кеше һәлак булды.

Дүшәмбе көнне дә Таһрир мәйданында йөзләрчә демонстрацияче иминлек көчләре белән бәрелеште.

Атна ахырындагы бәрелешләрдә кимендә 22 кешенең һәлак булуы, 1750-ләп кешенең яралануы хәбәр ителә.

Халык күтәрелеше Мөбәрәктән соң реформаларның акырын баруына ачуның артуын һәм хакимиятне вакытлыча үз кулларына алган хәрбиләр җитәкчелектә калырга җыена дигән борчылулар булуын күрсәтә.

Өстәвенә бер атнадан, 28 ноябрьдә илдә мөһим парламент сайлавы башлана.

Европа Берлеге атна ахырындагы кан коюны хөкем итеп чыкты. Берлекнең тышкы эшләр өчен җаваплы югары вәкиле Кэтрин Эштон хакимиятләрне көч кулланудан тыелырга чакырды.

Хәбәрләргә караганда, атна ахырындагы бәрелешләрдә хәрбиләр һәм полиция демонстрациячеләрне куып тарату өчен күз яшьләндерү газы, резин ядрәләр һәм резин таяклар кулланган.

Таһрир мәйданындагы демонстрациядә төньяктагы Гиза шәһәреннән килгән 24 яшьлек теш табибы Сабри Халитның аркасына ике резин ядрә тигән. Халит халык инде хәрби хакимияттән туйган ди.

"Алар хәрби көчләр югары шурасының көч куллануыннан инде туйган. Алар бу шура Мөбәрәктән дә яманрак ди, тыныч демонстрациячеләргә карата мөгамәләсе Мөбәрәкнеке кебек үк ди. Алар хәрби хакимиятне бар яктан да нәфрәт итә. Шуңа күрә без хәрби хакимиятнең китүен таләп итүче шигарьләр кычкырабыз” – ди Халит.

23 яшьлек тәрҗемәче Әхмәт Гаят Таһрир мәйданында ризасызлык белдерүчеләргә якшәмбе көнне кушылган. Ул да мәйдандагы көч куллануга шаккатуын белдерә.

“Иң кызганычы, кешеләрне атып үтерү телевидение аша бар илгә күрсәтелә торып та, халыкның кузгалмавы. Хакимияттәгеләр, хөкүмәт яки хәрби шура ни булганын аңлап бетерми дип уйлыйм. Алар без беркемне дә үтермәдек диләр ә бу телевидение аша күрсәтелеп тора. Ул туры эфирда күрсәтелә, аны дөньядагы һәркем күрә ала. Белмим, без җитәрлек яклау күрмибез”, - ди Гаят.

Хакимияттәге хәрби шура исә җитәкчелекне цивиль хөкүмәткә тапшыру планыннан баш тартмавын әйтеп килсә дә, демонстрациячеләр тынычланмый.

Протест белдерүчеләр арасында яңа әзерләнүче конституция өлгесенә каршы өндәмәләр дә тарала. Демонстрациячеләр яңа конституция яңа цивиль хөкүмәт сайланганнан соң да хәрбиләргә артык зур вәкаләтләр бирәчәк дип борчыла.

Кайберәүләре президент сайлавын киләсе елның апреленнән дә соңга калмый үткәрүне таләп итә.

Дәүләт телевидениесеннән укып ишеттерелгән белдерүдә бу чуалышларның парламент сайлавын кичектерүгә сәбәп булмаячагы әйтелә. Парламентның түбән һәм югары пулатларына сайлау 28 ноябрьдә башланып март уртасынача дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG